Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Мәктәп шугалагында искечә Яңа ел

Укучыларның сәламәтлеген ныгыту, авыл халкына сәламәт яшәү рәвешен һәм физик тәрбияне пропагандалау максатыннан, 15 гыйнвар кичен Нөнәгәр мәктәбе шугалагында искечә Яңа елны каршылау йөзеннән, спорт бәйрәме оештырылды. Бәйрәм тантанасын "Ой, снег, снежок" көенә тимераякта биюче "Веснушки" төркеме кызлары ачып җибәрде.

Программага хоккей, шорт-трек, эстафета, капкага шайба кертү, гаилә эстафетасы кебек уеннар кертелгәнлектән, шугалакка һәр бала тимераякта килде. Бәйрәмне карарга күпләп авыл халкы җыйналды, күрше авыллардан да җанатарлар күп иде.

Хоккей турнирында 4 команда катнашты. "Аксакал"(әтиләр), "Ак барс" (9-11 сыйныф егетләре), "Корыч"(6-8 сыйныф малайлары), "Яшьлек"(авыл яшьләре) командаларының уеннары һәркемне таң калдырды. Җанатарларның көчле алкышлары уеннарны тагын да җанландырды. Әйтерсең, шугалакта зур турнир! Бу көнне әтиләр, укучылар, авыл яшьләре шугалакта чын уен күрсәттеләр.

Хоккей турнирының һәр периоды арасында тимераякта төрле ярышлар үткәрелде. Шорт-трек ярышында һәр сыйныфтан 1 малай, 1 кыз катнашты, җиңүчеләр билгеләнде. Тимераякта үткәрелгән эстафета ярышында һәр сыйныфтан 3 малай, 3 кыз катнашып гаҗәеп ярыш күрсәттеләр. Башлангыч сыйныф укучыларының да бозда очып йөрүләре һәркемне сокландырды. Гаилә эстафетасында әти, әни, бала катнашында 5 команда катнашты. Спортны үз итеп яшәүче гаиләләрнең булуына без бик шатландык.

Кич буена уенчыларны котлап һәм хуплап укучылар, әти-әниләр башкаруында җырлар яңгырап торды. Бәйрәмне алып баруда Кыш бабай белән Кар кызының катнашуы уеннарга тагын да ямь өстәде.

Бәйрәмне оештыруда Нөнәгәр урта мәктәбе коллективының, Нөнәгәр мәдәният йорты хезмәткәрләренең хезмәте зур булды. Бәйрәмнән һәркем зур канәгатьләнү хисе белән таралды.
Тәлгать Нигъмәтҗанов фотолары.
Рәйсә Хәбибуллина,
укыту-тәрбия эшләре буенча
директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250