Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әниләр дә читтә калмады, кызык итеп шигырь сөйләде

Шушы көннәрдә Балтач бистәсенең 2нче номерлы балалар бакчасында балалар һәм әти-әниләр катнашында шигырь сөйләү осталыгы буенча бәйрәм узды. Бәйрәм Халыкара шигърият көненә багышланды.

Башта балалар татар, рус һәм чит ил шагыйрьләренең шигырьләрен яттан сөйләделәр, ә икенче өлешендә сүз әти-әниләргә, дәү әниләргә бирелде. Әти-әниләребез дә бик матур, бай эчтәлекле шигырьләр өйрәнеп килгәннәр.

Бәйрәм язучыларның иҗат тормышы, китаплары турындагы презентация һәм төрле үзенчәлекле уеннар белән үрелеп барды. Ахырда катнашучыларның һәрберсенә Мактау таныклыклары һәм сувенирлар тапшырылды.

Балалар әдәбияты яшь буынны тәрбияли. Матур әдәбияттан аерылмасак иде.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
Тәнзилә Габдрахманова фотолары.

Фәрида Ахмадуллина,
Тәрбияче.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250