Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Җәнлекләр дуслыгы” иртәсендә

Кичә үзәк балалар китапханәсенә Балтач бистәсенең 1 һәм 2 номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр "Җәнлекләр дуслыгы" исемле балалар иртәсенә килделәр.

Тәрбиячеләр Ф. Әхмадуллина һәм Г. Камалиева җитәкләгән зурлар төркеме балалары һәркемгә билгеле "Өч дуңгыз баласы" әкиятенең заманча вариантын сәхнәләштерделәр. 1 номерлы балалар бакчасының Р. Рәфыйкова һәм Ч. Хаҗиева җитәкләгән мәктәпкә хәзерлек төркеме балалары тамашачы булдылар. Күренеш тәмамланганнан соң балалар дөнья халыклары әкиятләре буенча төзелгән уеннарда катнаштылар. Чарабыз презентацияләр белән баетылган иде. Нәниләр китапханәгә килгән журналлар белән дә таныштылар, дип хәбәр итәләр үзәк китапханәдән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250