Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Норма мәктәбендә химия, биология укытучылары семинары

16 апрель көнне Норма урта гомуми белем мәктәбе базасында "Дәресләрдә һәм дәресләрдән соң укучыларның проект эшчәнлеген оештыру" дигән темага районның химия, биология укытучылары семинары булды.

Югары категорияле химия укытучысы Гарипова Равилә Мөдәррис кызы 10б сыйныфында "Пептидлар. Аксымнар" темасына, беренче категорияле биология укытучысы Имаева Гөлшат Зөфәр кызы 8б сыйныфында әм һәм ис сизү анализаторлары. Анализаторларныңүзара тәэсир итешүе" темасына дәресләр күрсәттеләр. Заманча таләпләргә туры китерелеп җиһазландырылган кабинетлар, укытучыларның сингапур укыту алымнарын, компьютер технологияләрен отышлы кулланулары дәресләрне кызыклы һәм файдалы итте. Укучылар эзләнү-тикшеренү эшләрен төркемнәргә бүленеп алып бардылар, үзлекләреннән белем алырга, тупланган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәнделәр.
Туган якның экологиясен өйрәнүче укучыларның эшчәнлеге дә семинарда катнашучы укытучыларда зур кызыксыну уятты. Беренче категорияле география укытучысы Закирова Ландыш Павловна җитәкләгән бу түгәрәк әйлнә-тирә мохитне өйрәнүбуенча зур эш алып бара. әресләрдән соң мәктәп" проекты кысаларында һәм компетенция үзәге буларак мәктәпкәкайтарылган әйләнә-тирәлекнең экологик торышын өйрәнергә мөмкинчелек бирә торган төрле приборлар, датчиклар укучылар тарафыннан нәтиҗәле кулланыла.Төрле яшьтәге мәктәп балалары, бергәләшеп, туган төбәкләренең экологик проблемаларын өйрәнәләр, бу проблемаларны чишү юлларын эзлиләр. Укучылар шушы юнәлештәге фәнни-тикшеренүэшләре белән күп кенә район һәм республика бәйгеләрендә катнашып алдынгы урыннарны да алганнар. Түгәрәк эшчәнлеге белән Ашрапова Г. һәм Афанасьева Е. таныштырдылар.
Түгәрәк өстәл артында дәресләргә, түгәрәк занятиесенә, мастер-класска анализ ясалды. Һәр катнашучы үз фикерен әйтте. Норма мәктәбе укучыларының проект эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе семинарда катнашучыларга ошады.
Семинарда шулай ук 9 һәм 11 сыйныф укучыларының дәүләт йомкаклау аттестациясенә хәзерлеге, химия һәм биология фәннәреннән ресурс үзәк эшчәнлеге турында фикер алышу оештырылды. Ресурс үзәк җитәкчеләре Гафарова Р.Н., Гибадуллин Р.Р. чыгыш ясадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250