Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Нәтиҗәле хезмәт

Үз баласының уңышлары, уңышсызлыклары, гомумән, тормышы белән кызыксынмаган әти-әниләр юктыр ул.

Мәктәп яшендәге баланы күреп, сорашып булса, балалар бакчасына йөргән баланыкын алай гына белеп бетерү мөмкин түгел. Шуңа күрә 2нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы әти-әниләргә һәрдаим мондый мөмкинлекләрне тудырып тора. Менә без дә - II кечкенәләр төркеме әти-әниләре, чакыру алдык. Без үзебезнең нәниләребезнең шөгыль вакытында үз-үзләрен тотышларын карарга, мөмкинлекләрен күрергә килдек. Төркем тәрбиячесе Елена Петровна Хаҗиева (рәсемдә) балаларыбыз белән бергә традицион булмаган математика шөгылен тәкъдим итте. Ул урамда, саф һавада узды. Нәниләребез зуррак-кечерәк, күбрәк-азрак төшенчәләрен белүләрен, санау күнекмәләрен күрсәттеләр, ныгыттылар. Төрле уеннар уйнадылар. Шөгыль бик җанлы һәм күңелле үтте. Балаларыбыз белгәннәрен әйтергә, катнашырга тырыштылар. Болар барысы да тәрбиячеләрнең тырышлыгы, намуслы эш нәтиҗәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250