Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Остаз һәм шәкерт

Мәктәбебез дистә еллар буе технология фәне олимпиадасында район, республика турларында беренчелекне бирми.

Еллар узган саен һәр эшкә таләпләр үзгәрә, арта гына бара. Мәктәптә технология фәнен, ягъни хезмәт дәресен Алабуга дәүләт педагогия институтын тәмамлап кайткан яшь укытучы Ленар Әхмәт улы Фаязов укыта. Инде менә ике ел рәттән, әтисе юлын дәвам итеп, сәләтле укучыны Рәсәй дәрәҗәсенә күтәрде. Узган ел яшь белгечнең укучысы Ранил Хәкимҗанов район, республика олимпиадаларында катнашып, Тамбов шәһәрендә узган бәйгедә «Милли традицияләрне саклау» номинациясендә җиңүче булып кайтты. Быел да Ранилебез шушы этапларны үтеп, Армавир шәһәрендә узган XIII Бөтенрәсәй олимпиадасында «Агачны бизәкләп эшкәртү» номинациясендә җиңү яулады. Монда яшь укытучының да укучысын шушындый дәрәҗәгә җиткерүдә роле бик зур дип бәяләргә кирәк.
Ранил бар якка да булдыра торган егет. Нинди генә концерт, кичә булмасын, моңлы тавышы белән җырлап, тамашачыны сөендерә. Әлбәттә, аңа бу сәләт әнисеннән күчкәндер. Ә әтисеннән, мөгаен, агач эшкәртү, бизәк ясау эше. Шушындый тырыш гаиләдә тәрбияләнгән бала, ничек сәләтле булмасын ди! Ранилның уңышлары моның белән генә бетми әле. Ул республика дәрәҗәсендә узган «Фәнгә адымнар - 2012» фәнни конференциядә технология фәне секциясендә 2нче урынны алды һәм «Мин татарча сөйләшәм» конкурсында «Ислам дине» темасына фикер алышуда лауреат булды. Татар лингвокультуралогиясе конференциясендә уңышлы чыгыш ясап, эше методик кулланмага кертелде. Бөтенрәсәй «Илһамлы каләм» конкурсында да үзен иң актив катнашучы итеп танытты. Мондый укучылар булу - мәктәпнең горурлыгы. Афәрин, Ранил!

Рәсемдә: Ленар Әхмәт улы (сулда) укучысы Ранил белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250