Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Педагогик укулар

25 нче февраль көнне Алабуга шәһәрендә «Яшь буынга белем һәм рухи-әхлакый тәрбия бирүдә Ризаэддин Фәхреддин мирасыннан файдалану» темасына Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең XI республика педагогик укулары үтте.

Укуларда Татарстан Республикасы Президенты аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты вәкилләре, Казан федераль университеты галимнәре, район һәм шәһәрләрдән милли мәгариф өчен җаваплы мәгариф бүлеге белгечләре, татар мәктәпләре директорлары, татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Чара барышында республика мәгариф учреждениеләре арасында яшь буынга әхлакый тәрбия бирүдә аеруча нәтиҗәле эшләгән мәктәпләр, укытучылар, хезмәткәрләр билгеләнде. Балтач районыннан Ризаэддин Фәхреддин исемендәге республика премиясе конкурсанты - Карадуган урта гомуми белем мәктәбе коллективы татар мәгарифен үстерүдәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломы белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250