Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Пыжмарада мәктәп директорлары авылда баланы социальләштерү турында сөйләштеләр (фото)

Бүген Пыжмара төп белем мәктәбендә "Төп белем мәктәбендә һөнәри белемгә юнәлеш: авылда баланы социальләштерү" темасына районның мәктәп директорлары өчен семинар булып узды.

Укучылар кулы белән эшләгән эшләнмәләрдән күргәзмәне, музейны караганнан соң, кунакларны 5,7 сыйныфта укучылар үзләренең сыйныф җитәкчеләре Илһамия Галимуллина, Рәмзия Латыйпова белән берлектә эшләгән фәнни-эзләнү, проект эшләре белән таныштырдылар. Кунаклар 5нче сыйныфта җәмгыять белеме фәненнең "Сакчыл хуҗа-тормыш терәге" дәресеннән өзек карадылар.
Тарих укытучысы Рәзилә Кәримова дәрескә 15 балалы Хәбир белән Алсу Мөхәрләмовларны чакырган иде. Гаилә башлыгы алдынгы механизатор булуы өстенә балаларына җылы оекбаш һәм бияләй бәйләп киертүе бүгенге семинарда катнашучыларны битараф калдырмады, ул семинарда катнашучыларга бәйләвен дә алып килгән иде.
6нчы сыйныф укучысы Хафизов Р. Һәм 7нче сыйныф укучысы Гатиятуллина Г. әтиләре белән бергә тәрәзә нәкышләре ясый икән. Алар район директорлары алдында укытучылары Билсур Әхмәтханов белән берлектә мастер-класс күрсәттеләр. 5нче сыйныф укучысы Сөләйманова А. һөнәри белемгә юнәлеш бирү (профориентация) кабинетында печатникта эшләп күрсәтте.
Бу семинарга үз өлешен кертмәгән кеше калмагандыр мәктәптә. Семинар башлангыч сыйныфлар тарафыннан куелган "Һөнәрләр аланына сәяхәт" спектакле белән дәвам итте. Сыйныф җитәкчеләре Әлфия Зәкиева һәм Рәзилә Сөләйманова кунаклар алдында эш тәҗрибәләре белән уртаклашты. Мәктәп җитәкчесе булып беренче елын гына эшләвенә карамастан Раниф Әхәтовның оештыру сәләтенең көчле булуын күрсәтүче дәлил иде бу семинар. Семинардан һәр кеше үзенең эш тәҗрибәсенә ниндидер өлге һәм күңеленә җылы хисләр алып киткәндер дип уйлыйбыз.
Миләүшә Бариева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250