Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Һәр айның үз темасы

Көз укучыларны янәдән мәктәпкә җыйды һәм аның һәрбер ае, белем алудан тыш, аерым тематика белән үтәчәк.

Мәсәлән, сентябрь - «Иминлек ае». Бу айда сыйныф сәгатьләрендә, ата-аналар җыелышларында төрле яшүсмер группалары, дини оешмалар турында мәгълүмат җиткерелә, иминлек кагыйдәләре кабаттан искә төшерелә. Октябрь - «Кайгыртучанлык ае». Балалар мәгариф ветераннарын котлаячак, ялгыз карт-карчыкларда кунак булачак, тимурчылык ярдәмен активлаштырачак. Ноябрь - «Хокук белемнәре ае». Укучылар әти-әниләре белән берлектә прокуратура, полиция, салым инспекциясе хезмәткәрләре белән очрашып, әңгәмәләр корып, хокук белемнәрен тагын да ныгытачак. Әнә шундый мәгънәле һәм кызыклы, төрледән-төрле айлыклар уку елы тәмамланганчы дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250