Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Раушания Нигъмәтуллина: Икетелле шәхес формалаштырабыз

Карадуган балалар бакчасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырылган "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" конкурсында катнашып грант откан иде.

Республикабызда татар һәм рус телләре бертигез хокуклы булгач, без балаларыбызны ясле-бакчадан ук икетеллелек мохитендә тәрбиялибез. Шуңа да алар ике телдә дә иркен аралаша, ситуациягә карап, бу телләрне кирәк чакта куллана белә. Икетеллелек хәтерне яхшырта, фикерләү, отып алу, аңлау һәм анализ ясау тизлеген арттыра, ди галимнәр. Ә моның өчен бакчабызда барлык шартлар да тудырылган. Мисал өчен бакчабызда эшләп килүче "Арт-сәләт" мультстудиясен генә алыйк. Бу эшчәнлек балаларның иҗади сәләтләрен үстерүдә районыбызда яңа алым булып тора. Мультфильм төшерү процессында балаларга артист, сценарий төзүче, рәссам, оператор рольләренә кереп карарга мөмкинлек туа, аларның эмоциональ кичерешләре байый, күзаллау сәләте үсә.
Югары категорияле тәрбияче Раушания Нигъмәтуллина җитәкләгән "Тылсымлы ком" түгәрәгенең эшчәнлеге дә, Гөлнур Зәкиеваның төсле ком белән картина иҗат итү буенча мастер-класслары да, рус теле тәрбиячесе Дилә Гарипова һәм музыка җитәкчесе Илһамия Васильеваның "Әкияти алан" театр студиясе дә икетеллелек шартларында шәхес формалаштыруда зур роль уйный. Моның шулай икәнен бакчабызда "Федераль дәүләт белем бирү стандартларына таянып икетеллелек шартларында баланың шәхес үсешен формалаштыру" темасы үткән республикакүләм семинарда да раслый алдык. Эшчәнлегебезгә райондагы коллегаларыбыз гына түгел, Казан шәһәренең балалар бакчаларыннан килгән тәрбиячеләр дә, Казан педагогика көллиятенең укыту буенча директор урынбасары Сәбилә Гаффарова, күп методик кулланмалар авторы Кафия Закирова һәм район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина да югары бәя бирде.

Күптеллелекнең уңай яклары галимнәр тарафыннан да расланган. Әмма һәр яңалык - ул сынау, табышлар һәм ялгышлар да. Очрашу, тәҗрибә уртаклашу бу мәсьәләдә күп кенә сорауларга ачыклык кертергә ярдәм итте.
Фотоларын фотогалереяда карагыз.
Раушания Нигъмәтуллина
Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250