Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район күләмендә үткәрелгән тәрбия эшләрен оештыручыларның район конкурслары нәтиҗәләре

Тәрбия эшләрен оештыручыларның район конкурслары сыйныф җитәкчеләре, педагог-оештыручылар, өстәмә белем бирү педагоглары арасында үткәрелде. Сыйныф җитәкчеләренең район конкурсы Норма мәктәбе һәм Карадуган гимназиясе базасында үтте.

Конкурста 19 сыйныф җитәкчесе катнашты. Алар эшчәнлекләре буенча видеоролик эзерләделәр, 20 минутлык класстан тыш чара күрсәттеләр. Бәйгедә уңышлы чыгыш ясап, Чепья урта мәктәбеннән Жукова Ираида Евгеньевна Гран –прига, Гимназиядән Панкова Елена Юрьевна һәм Кенэ төп мәктәбеннән Плотникова Елена Николаевна I урынга, Сосна төп мәктәбеннән Файзрахманова Гөлфия Фәрит кызы , Балтач урта мәктәбеннән Гарифҗанова Нурия Котдус кызы һәм Карадуган гимназиясеннән Мөхәммәтшина Гөлия Фидаил кызы II урынга, Норма урта мәктәбеннән Садыйкова Гөлнар Рашит кызы, Кече Лызи мәктәбеннән Зиятдинова Надежда Витальевна III урынга лаек булдылар. Янгул урта мәктәбеннән Габделганиева Лилия Мәлик кызы, Куныр урта мәктәбеннән Васыйлова Гүзәлия Гайнан кызы, Нөнәгәр урта мәктәбеннән Сәмигуллина Әлфинур Хафиз кызы хезмэт тәрбиясе , Салавыч күппрофильле лицееннан Латыйпова Гөлсинә Гәбдельфәрт кызы, Түнтәр урта мәктәбеннән Нәкыйпова Лилия Мөнир кызы, Борбаш урта мәктәбеннән Хайруллина Венера Надил кызы гражданлык тәрбиясе бирү , Смәил урта мәктәбеннән Гиззатуллина Миләүшә Рафикъ кызы медиапространствода тәрбияләү номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.

Карадуган гимназиясе базасында шулай ук оештыручы-педагогларның һәм өстәмә белем бирү педагогларының район конкурсы үткәрелде.

«Педагог-оештыручы -2018» конкурсында Балтач гимназиясеннән Шәрипова Равилә Равил кызы җиңүче булды.Чепья урта мәктәбеннән Чупанова Ирина Григорьевна II, Салавыч күппрофильле лицееннан Зиятдинова Хәмдия Рәйхановна III урынга лаек булдылар. Алар балалар белән мероприятие, үз эшләренә презентация күрсәттеләр.

Өстәмә белем бирү педагоглары конкурсында Мәктәтән тыш тәрбия эшләре үзәгенең туризм түгәрәге җитәкчесе педагы Гарафиева Чулпан Рафис кызы I урынга, кул эшләре түгәрәге җитәкчесе Ахмадиева Ләйсән Фаруховна II урынга , бию түгәрәге җитәкчесе Мөхәммәдиева Светлана Габделилхам кызы III урынга лаек булдылар . Психологлар конкурсында Балтач урта мәктәбеннән Мәмлиева Гөлчәчәк Инсуровна, катнашты. Алар балалар белән занятие һәм визитка күрсәттеләр.

Район конкурсында I урын алучылар 19 февральдә Балтач урта мәктәбендә үткәрелгән республика конкурсының зона ярышында катнаштылар. Ярышка 8 күрше районнан җиңүчеләр килгән иде. Ярыш көне буе барды. Зона ярышында сыйныф җитәкчесе Жукова Ираида Евгеньевна III урын һәм өстәмә белем бирү педагогы Гарафиева Чулпан Рафисовна I урын яуладылар. Алар 23-24 нче мартта Казанда үтәчәк республика конкурсында район данын яклаячаклар. Эшләрендә уңышлар , киләчәктә зур җиңүләр телибез аларга.

 

 

Резида Гаязова,
Мәгариф идарәсенең тәрбия эшләре методисты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф