Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Район укучылары “Сыерчык оялары” дигән акциядә бик теләп катнаштылар.

Җиргә яз килеп тә җитте, үзенең эшләрен башлап та җибәрде. Яз җиткәнен сизеп, җылы якларга киткән кошларыбыз да кайта башладылар. Барыбыз да сагынып көткән сыерчыклар да кайтып җиттеләр.

Аларның кайтуына без инде алдан ук әзер идек. Мәктәптән тыш эшләр үзәге "Балтач" дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә "Парклар маршы" кысаларында "Сыерчык оялары" дигән акция игълан иткәннәр иде. Әлеге акциядә 52 укучы баладан сыерчык оясы килде.
9 апрель көнне Балтач гимназиясе укучылары тыюлык хезмәткәрләре белән берлектә әлеге ояларны урманга чыгарып элеп керделәр. Хәзер инде кошларга күңелләренә хуш килгән ояны сайлап, гаилә кору эшенә керешәсе генә калды. Кошларга карата битараф булмаган, акциядә актив катнашкан барлык балаларга сыерчыклардан һәм үз исемебездән зур рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250