Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районда 26 нчы майдан мәктәп яны лагерьлары эшли башлаячак

Елның елында балаларның җәйге ялын оештыруга хөкүмәтебез һәм районыбыз җитәкчелеге тарафыннан зур игътибар бирелә. Быел да 62,5% баланы оешкан төстә ял һәм хезмәт белән тәэмин итәргә мөмкин булачак.

Район мәгариф бүлеге аша 1100 бала көндезге мәктәп яны лагерьларында, 336 бала җәйге ял һәм хезмәт лагеренда, район лагере "Романтик"та 3 сменада 336 бала ял итәчәк.
Пыжмарадан башка барлык урта һәм 9 еллык мәктәпләр һәм Көшкәтбаш башлангыч мәктәбе каршында башлангыч сыйныф укучылары өчен көндезге мәктәп яны лагерьлары эшләячәк. Әти-әниләргә түләү бәясе 415 сум.
Балтач, Норма,Чепья, Нөнәгәр, Гимназия, Бөрбаш, Карадуган, Салавыч мәктәпләрендә җәйге ял һәм хезмәт лагере эшләячәк. Әти-әниләргә түләү юк.
Район лагере "Романтик"та 3 сменада 336 бала ял итәчәк. Беренче смена 16 июньдә ачыла. 7 көн дәвамында балалар лидерлык серләренә өйрәнәләр, инглиз теле буенча белемнәрен ныгытачаклар. Юллама бәясе 4285 сум. Әти-әниләр 645 сум түләячәкләр. Икенче смена 25 июньнән 16 июльгә кадәр булачак. Бу сменада бюджет өлкәсендә эшләүчеләрдән 120 бала һәм төрле оешмаларда эшләүчеләрдән 6 бала ял итә алачак. Юллама бәясе 12653 сум. Әти-әниләр 1900 сум түләячәк.Бу сменада балаларын ял иттерү өчен бюджетта эшләүче әти-әниләр үзләре эшли торган оешмаларга гариза белән мөрәжәгать итәргә тиешләр.Оешма үз чиратында исемлек төзеп, гариза рәвешендә район мәгариф идарәсенә мөрәжәгать итә. Бу исемлектә оешма исеме, бала исем , фамилиясе,туган көне, әти-әнисенең исем, фамилиясе,укый торган мәктәп исеме, классы күрсәтелә. Өченче смена профильле, балаларга патриотик тәрбия бирү юнәлешендәге чаралар 19 июльдән 5 нче августка кадәр дәвам итәчәк. Юллама бәясе 11020 сум. Әти-әниләр 1655 сум түләячәк, беренче һәм өченче сменада ял итәргә теләүчеләр исемлеген мәктәпләр төзеп жибәрәләр. Профильле сменага баланың йөргән түгәрәге, ирешкән уңышлары да күрсәтелә.
Яшьләр бүлеге аша 7-13 августта "Хыял" палаткалы лагеренда 60 бала ял итә алачак.
Мәшгульлек үзәге жаваплылыгы чикләнгән жәмгыятьләр белән килешүләр төзеп, 300 баланы эшкә урнаштырачак.
Балаларын лагерьларда ял иттерергә теләүче әти-әниләр мәктәпләргә гариза бирә алалар.
Соңгы елларда балаларны компьютердан аерып булмый, күпчелек авырулар аз хәрәкәтләнүдән, дөрес тукланмаудан килеп чыга дип зарланабыз. Балаларын файдалы ял белән тәэмин итәргә теләгән әти-әниләр, бүгеннән үк, мәктәпләргә, район мәгариф идарәсенә, яшьләр бүлегенә мөрәжәгать итеп, бала турында информация, гариза бирә алалар.
Аз керемле гаиләләр социаль яклау бүлеге аша балаларын бушка санаторийларда ял иттерә алалар.
Лагерьларда мәктәптә укучы 17 яшькә кадәрге балалар ял итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250