Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районыбызда балаларны җәйге каникул чорында хезмәткә-эшкә тарту торышы

Заманында укыту тәрбия бирү процессында аерым урын алып торган, телләрдән төшмәгән хезмәт тәрбиясе бирү дигәнең бүген үзенең актуальлеген югалткан кебек тоела.

Ничә еллар алып барылган сәясәтнең дөрес түгеллеген аңлаган өстәгеләр югалтканны тиз генә, бер селтәнүдә хәл итмәкче дә. Тик инде элекке багланышлар өзелгән, гадәти аңлашуга корылган эшчәнлекләрдә канун нигезендә каршылыклар барлыкка килгән, өлкәннәрдә дә, балаларда фикер карашлар үзгәргән.
Шуңа күрә, әйдәгез, элекке белән чагыштырмый гына, бүгенге шартларда бу уңайдан районда нинди чаралар күрелә, балаларны җәйге каникул чорында хезмәткә-эшкә тарту буенча ниләр эшләнә - шулар белән танышып китик әле. Инде беренче нәтиҗәләр ясарга да була, ни дисәң дә, каникулның беренче ае үтеп бара.
Район мәгариф идарәсенең әйдәп баручы белгече Резидә Гаязова сүзне мәктәпләр каршында оешкан хезмәт һәм ял лагерьларыннан башлады.
- Мондый лагерьлар быел тугыз мәктәптә оешты. Гимназия, Карадуган, Салавыч, Норма, Чепья, Бөрбаш, Балтач, Субаш, Иске Көшкәт мәктәпләрендә оешкан әлеге лагерьларда 330 бала ял итәргә дә, көчләреннән килгәнчә эшләргә дә өлгерделәр.
Моннан тыш чөгендер үстерүче 11 хуҗалыкта, гаилә подряды нигезендә, балалар да эшкә катнашты. 115 гектарда ителгән чөгендер басулары беренче кат чүптән чистартылды инде.
Мәшгульлек үзәге аша 300 бала эшкә урнаша алса, күп балалар авылларда хуҗалык эшләренә җәлеп ителгән.
Кечерәк сыйныфларда укучы 615 бала көндәлек эшләрдә йөрсә, килешүләр нигезендә, югары сыйныфтагы 170 бала терлекчелектә, ындыр табакларында, комбайнчы ярдәмчеләре булып эшкә урнашты. 50 бала исә башка оешмаларда эшли, -диде ул.
Фото: http://belgorod.bezformata.ru/listnews/trudoustrojstvo-shkolnikov/5155489/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250