Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Районыбызда, матур традицияләрне дәвам итеп, мөгаллимнәр арасында бәйгеләр үтте

Мәгариф системасындагы матур традицияләрне дәвам итеп, быел да районыбызның белем бирүчеләре арасында республикакүләм «Ел укытучысы», «Елның сыйныф җитәкчесе», «Ел тәрбиячесе» дип аталган конкурсларның муниципаль этаплары узды.

«Укытучы һәрдаим укыганда гына укытучы булып кала» дигән мәшһүр педагог К.Д.Ушинский. Һәм ул мең кат хаклы. Шулай булмаганда замана таләпләреннән артта калуыңны көт тә тор. Ә замана белән ни дәрәҗәдә бергә атлавыңны беләсең килсә, менә шундый бәйгеләргә катнашып карарга була. Аллага шөкер, мәгариф системасында алар җитәрлек. Сынауларны уңышлы үтеп, үзләренең педагогик осталыкларын күрсәтеп, жюри тарафыннан уңай бәяләр алып, зона этабында катнашу хокукына ия булу өчен барлык катнашучылар да конкурсларга бик тырышып әзерләнгәннәр. Конкурсларның зона этабында районыбыз данын яклаучы җиңүчеләребез:
Ел укытучысы - 2014
1 урын - Гөлнар Илдар кызы Хәйруллина - Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
2 урын - Гүзәл Ринат кызы Садыйкова - Норма урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы.
3 урын - Эльвира Илдус кызы Ситдыйкова - Сосна төп мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Ел тәрбиячесе - 2014
1 урын - Индира Рамил кызы Гарәпшина - 4нче номерлы Балтач балалар бакчасы.
2 урын - Фәридә Нурзада кызы Вәлиуллина - 1нче номерлы Балтач балалар бакчасы.
3 урын - Татьяна Сергеевна Шестакова - Урта Көшкәт балалар бакчасы; Энҗе Рафис кызы Мөхәммәдиева - Салавыч балалар бакчасы.
Ел китапханәчесе - 2014
1 урын - Фәнзия Зиннур кызы Төхвәтуллина - Балтач урта мәктәбе.
2 урын - Асия Гыйльфан кызы Ибраһимова - Балтач гимназиясе.
3 урын - Альмира Гарифулла кызы Әшрәпова - Нөнәгәр урта мәктәбе.
Ел сыйныф җитәкчесе - 2014
1 урын - Миләүшә Гариф кызы Йосыпова - Балтач урта мәктәбе инглиз теле укытучысы.
2 урын - Гүзәл Карәм кызы Хәкимова - Балтач гимназиясе башлангыч сыйныфлар укытучысы.
3 урын - Гөлназ Фәрит кызы Һадиева - Шеңшеңәр төп мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы.
Җиңүчеләребезне чын күңелдән котлыйбыз һәм 28-29 мартта Саба, Арча, Кукмара һәм Балтач районнарында үтәчәк зона ярышларында яңа уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250