Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Республика мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасында без бишенче! (фото)

Кукмара бистәсендә мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы булып узды. Әлеге ярышта 49 команда көч сынашты.

Ярышлар ике төркемдә: укучы балалар саны 3500 дән әзрәк, һәм бала саны 3500 дән артык булган командалар арасында алып барылды.
Кышкы спорт төрләре арасында чаңгыда vip-йөгереш, командалар арасында чаңгы ярышы, конькида ярышу, идәннән күтәрелү, турникта тартылу, өстәл теннисы, шахмат, канат тарту кебек ярышлар бар иде.
Эшләмәгән кешедә генә гаеп булмый диләр. Бу чыннан да шулай. Безнең районыбыз данын яклап чыгыш ясаган мәгариф хезмәткәрләре, яхшы нәтиҗәләр күрсәтү өчен, үзләренең көчләреннән килгәнненң барсын да эшләделәр. Бик матур уен күрсәтеп, республика күләмендә 5 нче призлы урын алып кайтуга ирештеләр. Әлеге нәтиҗәләргә бары тик бердәмлек, булдыклылык аркасында гына ирешелгән дип әйтәсе килә.
Спорт төрләре буенча беренче өчлеккә керүче ярышлар арасында чаңгыда vip-йөгерештән Зәкиева Алия Юнысовна I урынны, чаңгы эстафтасында командабыз III урынны, идәннән күтәрелүдә Кече Лызи мәктәбе командасыннан Нәбиева Альбина II урынны яулады.
Командабызның йөзенә кызыллык китермичә, җиңүгә алып барган барлык мәгариф хезмәткәрләребезгә ихлас күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Афәрин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X