Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Салавыч урта мәктәбе укучылары өчен куанычлы көн

Буген, 6 февраль көнне, Салавыч урта мәктәбе укучылары өчен куанычлы көн булды.

Мәктәптә укучылар хоккей уенын яраталар, ә Салавыч кызлары хоккей буенча Республикабыз ярышларында лидерлар сафында йөриләр. Ниһаять, аларныӊ һәрберсенеӊ хыялы тормышка ашты: Салауч авылында пластик бортлы хоккей мәйданчыгы сафка басты. Аны ачуда Салауч җирлеге башлыгы Насибуллин Р.И., район мәгариф идарәсе җитәкчесе Г.З.Габдрахманова, район яшьләр һәм спорт бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Р.Р. катнаштылар. Бу хоккей мәйданчыгы Балтач районында 7се. Башкалардан аермалы буларак спорт корылмасында һәр ике команда өчен дә җылы, аерым чишенү-киенү бүлмәләре булдырылган. «Татнефть» оешмасы 2 млн. 100 мең сумлык могҗизаны Татарстан Республикасы хоккей федерациясе аша бүләк иткән.

Фото: http://r72-news.ru/news14594.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250