Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Салават күпере” сабыйлары әниләрен сөендерде

Балтачның 2нче номерлы ясле-бакчасында бәйрәм чарасы узды.

Март! Яз башы, язның беренче ае. Яз үзе белән, матур бәйрәмебез - 8 нче Март хатын-кызлар көнен алып килүче дә. Хатын-кызның матурлыгы, гүзәллеге, алиhалеге дә, нәкъ менә, язның кояш нурларыннан, тагын да балкый, нәфисләнә, уяна, әйтерсең кар астыннан кояшка тартылган умырзая, язгы лалә чәчәк ата.

Бүген Балтачның 2нче номерлы ясле-бакчасында шушы уңайдан матур бәйрәм булып узды. Балаларыбыз һәм тәрбияче апаларыбыз, әниләр һәм дәү әниләр өчен бик күркәм бәйрәм оештырганнар. Бәйрәмебез шигырьләр, җыр-моң, уеннар белән үрелеп барды. Дәү әниләребез, әниләребез яшьлекләрен исләренә төшереп уеннарда катнаштылар. Чара ахырында сабыйларыбыз тәрбияче апалары белән бергәләп ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Тәрбиячеләргә барлык әбиләр һәм әниләр исеменнән олы рәхмәтләребезне ирештереп, киләчәктә эшләрендә һәм тормышларында зур уңышлар телибез.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.


Тәнзилә Габдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250