Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сау бул, газиз мәктәбем!

25нче май көнне һәр мәктәптә «Соңгы кыңгырау» яңгырады. Районыбызның 332 чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ул соңгы тапкыр чыңлады. Алга таба аларны дәүләт имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, урта һөнәри һәм югары уку йортларына керү көтә.

Районда, республикада гына түгел, хәтта Рәсәй күләмендә дә үзен сынап караган, фән үрләрен яулаганда зур җиңүләргә ирешкән һәм һәрвакыт яңалыкка, камиллеккә омтылучы гимназия быел 26 укучыны олы тормышка озатты (рәсемдә).
Укучыларны линейкага дәшеп, кыңгырау чыңлады. 11 нче сыйныф укучылары җитәкчеләре Лилия Исхакова һәм Нурсия Идрисова белән мәйдан түрендә урын алгач, тәбрикләү сүзләре, чыгышлар әйтелде, соңыннан тирә-якны шаулатып, «Соңгы кыңгырау» яңгырады. Тантаналы өлештән соң укучылар, укытучылар, әти-әниләр һәм килгән кунаклар актлар залына үтте. Биредә чыгарылыш сыйныф укучылары тарафыннан концерт тәкъдим ителде. Олы хөрмәткә лаек укытучыларга, балалар өчен һәрчак янып яшәгән гимназия коллективына рәхмәт һәм хөрмәт хисләре мулдан булды бу көнне.
Ә кичен, Балтач мәдәният үзәгенә районның барлык чыгарылыш сыйныф укучылары җыелды. Гаҗәеп күркәм бәйрәм хакында газетабызның киләсе саннарында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X