Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

“Сөенеч” бакча коллективы искиткеч концерт күрсәтте

Сәнгать мәктәбенең иҗат концертыннан бер дә ким булмады, 2 апрель көнне район мәдәният үзәгендә бистәнең "Сөенеч" балалар бакчасының иҗат концерты булып узды.

Балалар ел дәвамында бакчада өйрәнгән һөнәрләре, сәләтләре белән уртаклаштылар. Тәүге тапкыр зур сәхнәгә аяк баскан ясле һәм кечкенәләр төркеме нәниләренең чыгышларын тамашачы аеруча да яратып кабул итте. Алар башта зал тулы тамашачыны күргәч, көчле алкышлардан куркып, бер мәлгә югалып та калдылар, аннары рольгә "кереп" биеп, җырлап, сәнгатьле итеп шигырьләр дә сөйләп күрсәттеләр. Иң кечкенәсеннән алып мәктәпкә әзерлек төркеменә кадәр булган һәр баланы да сәхнәдә күрергә мөмкин иде. Сабыйлар белән беррәттән аларның тәрбияче апалары да чыгыш ясады. Күз явын алырлык костюмнар, үзенчәлекле чыгышлар, иҗадилык белән баетылган, тулы бер сценарийга нигезләнгән, зур әзерлекле концерт иде бу. Бакча коллективына олы рәхмәтебезне белдереп, эшләрендә уңышлар теләп калабыз!
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250