Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сингапур укулары

Дөнья бик тиз үзгәрә, алга бара, технологияләр дә туктаусыз яңара. Бүгенге шартларда безнең бурыч - балага белем бирү генә түгел, ә бәлки фикерли белгән, яңалыкны тиз кабул итә алырдай кешеләр тәрбияләү. Бары тик шундыйлар гына киләчәктә конкурентлыкка сәләтле булачаклар.

Сингапурның мәгариф системасы балаларда нәкъ менә фикерләү сәләтен, лидерлык сыйфатларын үстерүгә юнәлтелгән. Март башында әлеге системаны өйрәнү курсларында бөтен Татарстаннан җыелган мәгариф җитәкчеләре белән берлектә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова һәм мәгълүмати методик үзәк директоры Алия Зәкиева да катнашты. Шушы системаның нечкәлекләренә өйрәтү максатыннан, Норма урта мәктәбендә 27-28нче мартта районыбыз директорлары һәм директор урынбасарлары өчен дә укулар оештырылды. Алар укулар барышында Сингапурның төп алымнары - төркемдә, почмакларда, билгеле вакыт аралыгында эш тәртибе белән таныштылар.
«Сингапур - мәктәптә белем бирүнең сыйфаты буенча алга киткән дәүләтләрдән санала. Республикабыз мәгариф өлкәсендәге Сингапур алымнарын өйрәнүне беренчеләрдән булып башлады.
Районыбызда үткәрелгән шушы системаны өйрәнү буенча укулар бик кызыклы, җанлы һәм эшлекле барды. Үткәргән тренинглар, практик эшләр сингапурча укыту системасының асылы - шәхесне ачу һәм үстерүгә юнәлдерелгән булуы белән әһәмиятле икәнен ачык күрсәтте. Бу яңалык безнең тарафтан уңай кабул ителде. Иң мөһиме: бу башлангыч дәвамлы булсын иде дигән теләктә калабыз», диде Куныр урта мәктәбенең директор урынбасары Гөлшат Закирова укулардан соң туган тәэсирләре белән уртаклашып.
Алан урта мәктәбе директоры Рәҗәп Бәдретдиновның фикерләре түбәндәгедән гыйбарәт: «Мәгариф системасындагы үсеш-үзгәрешләр укытучы, укучы һәм әти-әниләр арасындагы хезмәттәшлеккә нигезләнгәндә генә матур нәтиҗәләр бирәчәк. Без Сингапур укуларында шуны күрдек. Биредә эш нәкъ без теләгәнчә итеп оештырылган иде. Заман белән бергә атлау өчен укытучы эшчәнлегенә яңа алымнар кертү кирәк. Моны тормышка ашыру өчен ниндидер чыгымнар таләп ителми, бары укытучы үз эшенә аңлы рәвештә, дөрес итеп якын килергә, үзенең калыплашкан иске фикерләреннән арынып, даими яңалыкка омтылырга тиеш.
Сингапур укуларыннан соң, ничектер, тормышка, яшәешкә икенче күзлектән карарга өйрәндек. Беренче чиратта, үз фикерләребезне тәртипкә китерсәк, икенчедән төркемнәрдә һәм парларда эшләү алымнарын камилләштердек. Үз-үзең белән, хезмәттәшләрең белән аралашып, аңлашып команда буларак эшләүнең нәтиҗәсе дә яхшырак булуына инандык. Классбилдинг, тимбилдинг, тренинглар - безгә укучылар, укытучылар белән эшне яңача оештыруга юнәлешләр күрсәтте. Коллективтагы кешеләрне белү эшне матур итеп оештырырга булыша. Хезмәттәшеңнең сәләтен, эчке дөньясын, акыл үсешен белү нәтиҗәлелекне арттыра.
XXI гасыр баласы - ул актив, җаваплы, максатчан, үз-үзенә ышанган, хезмәттәшлеккә әзер, кирәкле мәгълүматны үзе табып куллана белүче, кыска вакыт эчендә дөрес карар кабул итә белүче, лидерлык сыйфатларына ия булган сәламәт шәхес. Шундый шәхесне тәрбияләү өчен безнең укытучыларыбыз алда санап киткән сыйфатларга үзләре дә ия булырга тиеш.
Бу укуларның отышлы ягы шунда: һәркемгә уйлау мөмкинлеге бирелде, үз фикерен әйтү иреге куелган иде. Эшне эзлекле, эчтәлекле итеп алып бару, мәҗбүри нәрсәдер эшләвебезне таләп итмәү, теория белән практиканың чиратлашуы кызыксынуыбызны тагын да арттырды».
Рәсемдә: Сингапур укуларыннан күренеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250