Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Соңгы кыңгырау, Грант, БДИ...

24 май көнне районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады. Һәр мәктәп аны үзенчә, үзгә, кабатланмас итеп оештырырга тырышты.

Ә кичен барлык чыгарылыш сыйныф укучылары - 328 бала - Балтач мәдәният үзәгенә җыйналды. Инде өченче мәртәбә үткәрелүче бу бәйрәм матур бер традициягә әйләнеп бара. Һәм ул елдан-ел камилләшә.
Бу бәйрәмнең балалар, әти-әниләр, укытучылар өчен мөһимлеген истә тотып, оештыручылар аңа тантаналы-шаян да, балаларча самими, өлкәннәрчә җитди дә төсмерләр бирергә тырышкан. Барлык сыйныф укучылары арасында район, республика олимпиадаларында югары нәтиҗәләргә ирешкән балаларны шушы чарада, шушы сәхнәдә бүләкләү шулай ук тирән мәгънәгә ия. Ә мондый сәләтле балаларыбыз, шөкер, бик күп икән!
Район олипиадаларында икешәр мактаулы урын алган укучылар белән зур сәхнә тулды, өчәр фәннән уңышка ирешүчеләр дә алардан бик азга гына ким. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә уңышка ирешүчеләр дә дистәләп. Сәхнәгә аларны тәбрикләргә дип күтәрелгән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров, «Хезмәт» газетасы мөхәррире Вакыйф Зәкиев, «Мәгариф» журналы баш мөхәррире Илдар Миргалимов, ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиевалар һәркайсы бу балаларның районыбыз горурлыгы булуын әйтте, аларга уңышлар теләде.
Ә бу уку елында районыбызның иң олы бүләгенә - район башлыгы Грантына һәм Рәхмәт хатына Карадуган мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Галимҗан Галимов лаек булды. Технология фәне буенча республика олимпиадасы призеры, Каюм Насыйри исемендәге регионара фәнни-эзләнү укулары җиңүчесе, «Фән җилкәннәре» республика фестивале җиңүчесе булган Галимҗанны район башлыгы Рамил Нотфуллин котлады.
Бу көнне «бал» белән укучылар үзләре идарә итте. Җырладылар, биеделәр, шаярдылар - унбер еллык мәктәп тормышы, чынбарлыктагыча, сәхнәдә дә сизелмичә «үтеп китте». Бу көнне сәхнә белән зал «тоташты» - укучылар һәр чыгышны аягурә басып, көчле алкышлар белән каршы алды.
Дүрт йөзгә якын бала бергәләп мәктәпләрен, укытучыларын онытмаска, имтиханнарда сер бирмәскә ант итте. Балтач мәдәни үзәгендә яңгыраган соңгы кыңгырау балачак белән, мәктәп еллары белән саубуллашу символы булып, күңелләргә моңсулык өстәсә, сәхнәдә башланган дәртле вальс бәхетле, матур киләчәккә өмет уятты.
Ә аннан соң бәйрәм саф һавада дәвам итте. Изге теләкләр теләп шарлар очырдылар, дискотекада күңел ачтылар, бәйрәм хөрмәтенә салют аттырдылар.
Бәйрәм рухы, аннан алган уңай энергия унберенчеләргә дәүләт имтиханнарында да зур уңышлар алып килсен иде! Инде бүген география һәм рус әдәбияты фәннәрен сайлаучылар имтиханнар бирә. Димәк, башланды!
Фоторепортажны тулырак күләмдә газетабызның «В контакте» социаль челтәрендәге төркемендә "«Хезмәт» - Балтач район газетасы" таныша аласыз. Төркемгә сайтыбыз (baltaci.ru) аркылы керә аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250