Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Субаш мәктәбеннән Нурмөхәммәтова Әдилә III Халыкара олимпиадада 3 нче урын яулады (фото)

23 нче апрель көнне Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында III Халыкара олимпиаданың бүләкләү тантанасы үткәрелде. Чарада Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Нургалиевич Миннеханов катнашты.

Олимпиаданың беренче турында 12 меңгә якын укучы туган телләреннән үз белемнәрен сынап караган. 20-23 нче апрель көнне узган финал ярышларында исә Рәсәй Федерациясенең 22 төбәгеннән һәм 10 чит илдән (Япония, Төркия, Кытай, Бельгия, Финляндия, Канада, Казахстан, һ. б) 500 укучы һәм студент катнашты.
Безнең районнан финалда Субаш төп мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Нурмөхәммәтова Әдилә (укытучысы Васильева Г. Ф.), Яңгул урта мәктәбенең 8 нче сыйныфы укучысы Бектурсунов Наил (укытучысы Хаҗиева Л. М.) катнашты. Нурмөхәммәтова Әдилә III Халыкара олимпиадада 3 нче урын яулады, Мәгариф һәм фән министрлыгының дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булды.
Укучыларны Татарстан Республикасы премьер-министр урынбасары-мәгариф һәм фән министры Э. Н. Фәттахов, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Р. Закиров, Дәүләт Советы рәисенең урынбасары Р. Ратникова котлады. Олимпиадада катнашучылар һәм кунаклар игътибарына бәйрәм чарасы тәкъдим ителде. «Тавыш» проекты финалисты Сәйдә Мөхәммәтҗанова, җырчы Филүс Каһиров, «Шүрәле» балетыннан өзекләр, «Казан» бию ансамбле һәм башка чыгышлар белән үрелеп барган бәйрәм тамашачылар күңелендә бик матур тәэсирләр калдырды.
Тантаналы чарада район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И. Ф. Гайнетдинов, мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары А. Г. Сөләйманов, мәгариф идарәсе методисты Ф. Т. Сабирова һәм җиңүче укучының остазы Субаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Ф. Васильева катнашты.
Әдиләне зур җиңүе белән котлыйбыз! Киләчәктә тагын да зуррак уңышларга ирешүен телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250