Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Сыйфатлы белем, хоккей, хореография, туризм...

Гимназия директоры Гөлсинә Фаил кызы Зарипова бик сәләтле җитәкче. Оптимист, нык ихтыярлы, максатчан булуы белән аерылып тора.

(Дәвамы). Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия директоры Гөлсинә Фаил кызы Зарипова бик сәләтле җитәкче (фотода сез аны грант алган көнне күрәсез). Оптимист, нык ихтыярлы, максатчан булуы белән аерылып тора. Гимназиянең һәрбер уңышында аның роле зур. Алдынгы карашлы җитәкчеләре белән берлектә гимназия укытучыларында яңалыкка омтылыш көчле, алга таба тагын ни белән сокландырырлар, әлегә билгесез. Әмма шунысы ачык – алар ирешелгән кадәре белән генә чикләнеп калмаячаклар. 

Чагыштырып карасак, өч ел элек гимназиядә 140 укучы исәпләнгән. “Яшьләр авылда кала, яшь гаиләләр арта, балалар туа тора”, диләр әнә. Күрше Арбаш, Түбән Шубан, Югары Шубан, Таузар, Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш, Хәсәншәех авылларыннан да Карадуганга килеп укыйлар. Сыйфатлы белем, хоккей, хореография, туризм...” “Кызыл ромашка штабы”...Алары да ымсындыра, кызыктыра. Бар да формадан йөри. Кызлар шакмаклы итәктән, зәңгәр җилеттан, малайлар-зәңгәр күлмәктән... Гимназиянең үз президенты, министрлары бар. “Себер тракты тарихы”, “Муса Җәлил” музейларының ачылу тарихы да Карадуган мәктәбе тарихына барып тоташа.

Карадуган урта гомуми белем бирү мәктәбенә 1978 нче елда нигез салынган. Үзе эшләгән чорда ул кызыклы үсеш юлы үткән. 2015 нче елның 14 нче октябрендә Балтач районы башкарма комитетының 372 нче номерлы карары белән мәктәп гимназия статусына ия булды, ә 2015 нче елда әлеге гимназиябезгә Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, 32 ел директор булып эшләгән Бакый Зыятдинов исеме бирелде.

Гимназиянең төп максаты-татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, үсеп килүче буында милли һәм гражданлык үзаңын формалаштыру.

Гимназиядә барлык фәннәрне укыту туган (татар) телдә алып барыла. Туган (татар) телне өйрәнү барышында укучыларның сөйләм күнекмәләре, сөйләм культурасы, туган телгә карата кызыксыну, милли мәдәнияткә, туган як гореф-гадәтләренә ихтирамлы мөнәсәбәт формалаша. Гимназия Россия күләмендә 2035нче елга кадәр исәпләнгән “Ачык мәктәп” платформасына күчеп бара. 10-11 нче сыйныфларда БДИга әзерлек максатыннан билингваль укыту формасы алып барыла. Уку туган телдә алып барылуга карамастан, ел саен чыгарылыш сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллар җыялар һәм Татарстан Республикасының гына түгел, Марий Эл Республикасының һәм Киров өлкәсенең югары уку йортларына укырга керәләр. 2018, 2019 нчы елларда дәүләт йомгаклау нәтиҗәләре буенча гимназия район буенча беренчелекне яулады. 2017нче елда “Татарстан Республикасының иң яхшы мәгариф оешмасы” дипломы белән бүләкләнде.

2018 нче елның 28 нче августында Россия Федерациясенең «Мәгариф турында» 2012 нче елның 29 нчы декабрендәге 273 нче номерлы Законы, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының «Физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларга башлангыч гомуми белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф стандартларын раслау турында»гы 1598 нче номерлы боерыгы нигезендә, Балтач район башкарма комитетының 28.08.2018 нче елдагы 281 нче номерлы карары нигезендә "Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе"ндә мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен туган телдә инклюзив сыйныфлар ачылды.

Гимназия коллективы һәрвакыт яңалыкка омтыла, конкурсларда, проектларда, экспериментларда актив катнаша, иҗади эзләнүләр, инициатива күрсәтә, интернет-платформаларда һәм татар сайтларында эшли. Гимназия базасында яшь укытучылар һәм район мәктәпләре җитәкчеләре өчен даими рәвештә фәнни – гамәли семинарлар һәм татар телендә мастер - класслар уза.

Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе районның милли-региональ компонентны кулланып, математика һәм физикага өйрәтү буенча база мәктәбе булып тора.

Педагогик хезмәткәрләрнең һөнәри казанышлары: Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре" күкрәк билгесе - 1 кеше. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән - 8 кеше, «Мәгарифтәге казанышлары өчен» ТР күкрәк билгесе белән - 5 кеше, Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгы грамотасы белән - 3 кеше, “Безнең иң яхшы укытучы " гранты җиңүчеләре - 8 кеше, “Мастер укытучы" гранты җиңүчесе - 3 кеше, «Оста мөгаллим» гранты җиңүчесе - 2 кеше, «Укытучы – остаз» гранты җиңүчесе - 1 кеше исәпләнә.

Гимназиядә мөстәкыйль, толерант, җәмгыятьтә актив социаль адаптациягә, мөстәкыйль тормыш сайлавына, һөнәри белем бирүне дәвам итүгә сәләтле шәхес әзерләү өчен шартлар тудырылган. 2019 нчы елдан гимназиядә Казан дәүләт аграр университеты белән берлектә аграр класслар ачылды. Түгәрәкләрдә агрономия һәм авыл хуҗалыгы машиналары өйрәнелә. Ел саен укучылар WorldSkillsBaltasi Чемпионатының муниципаль этабында үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтәләр. «Татар ашлары», «Авыл туризмы», «Агрономия», «Урман эше», «Агач эшкәртү», «Лаборатор химик анализ» компетенцияләре буенча призлы урыннар алалар.

Тәрбия эшенең төп бурычы: хәзерге җәмгыять таләпләрен һәм укучыларның сәләтен исәпкә алып, милли мәдәният, халыкның гореф-гадәтләре нигезендә балаларның талантын үстерү өчен шартлар тудыру. Туган якка, милли гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбияләү нәкъ менә гимназиядә башлана. Уку-тәрбия процессы укучыларның рухи-әхлакый һәм эстетик тәрбия бирү белән бергә үрелеп бара. Биредә ел саен барлык укучылар катнашында милли гореф-гадәтләр фестивале үткәрелә. Һәр сыйныф класс җитәкчеләре, ата-аналар белән берлектә милли гореф-гадәтләрне торгызу буенча эзләнү эше алып бара.

1976 нчы елда мәктәптә Муса Җәлил музее ачыла һәм «Кызыл ромашка» штабы оештырыла. 1985нче елдан мәктәп музее Татарстан Дәүләт музее филиалына күчә. 1999нчы елдан «Себер тракты тарихы» дигән икенче музей ачыла. Гимназия музей белән тыгыз хезмәттәшлектә эшли. «Кызыл ромашка» штабына укучыларны тантаналы кабул итү традициясе әле дә дәвам итә. Штаб әгъзалары музей хезмәткәрләре белән бергә өч телдә (рус, татар, инглиз) экскурсия үткәрәләр, тикшеренү эшләре алып баралар, төрле фәнни-тикшеренү конференцияләрендә катнашалар. 2013нче елдан башлап гимназиядә “Муса Җәлил исемендәге Республикакүләм фәнни - гамәли конференция”се республиканың ике дәүләт телендә үткәрелә башлый. 1978 нче елдан башлап ел саен республика дәрәҗәсендә, Муса Җәлилнең туганнары һәм көрәштәшләре белән очрашулар уза, ә 2000 нче елдан башлап, Муса Җәлил исемендәге премия лауреатлары белән очрашулар, февраль аенда герой-шагыйрьгә багышланган нәфис сүз осталары конкурслары, хоккей ярышлары, күргәзмәләр, иҗади эшләр конкурслары уза.

Гимназия коллективы дәресләрдә һәм дәрестән тыш эшчәнлектә туган телләрне (татар) өйрәнүгә аерым игътибар бирә, төрле милләт балалары арасында дуслыкны ныгытып, танып-белү белән кызыксынуны үстерә, туган телгә һәм татар халкының үзенчәлекле мәдәниятенә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияли. Гимназия коллективы, барлык эшләнгән традицияләрне саклап, заман белән бергә атлый, заманча технологияләргә һәм укыту алымнарына басым ясый.

Гимназиянең татар теле укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гел алдынгылар рэтендэ торучы гимназия!

    Теги: Карадуган гимназиясе