Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Табигать сакчылары

Күкрәкләрне тутырып суларлык саф һавасы, асфальт юлдан тәгәрәгән җитез гөрләвекләре һәм яз хәбәрчеләре белән табигатьнең иң матур ел фасылы - яз килде. Яз аендагы матур үзгәрешләр без - мәктәп укучыларын да битараф калдырмый. 2013нче ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителү уңаеннан, безнең Балтач мәктәбендә сыйныф...

Күкрәкләрне тутырып суларлык саф һавасы, асфальт юлдан тәгәрәгән җитез гөрләвекләре һәм яз хәбәрчеләре белән табигатьнең иң матур ел фасылы - яз килде.
Яз аендагы матур үзгәрешләр без - мәктәп укучыларын да битараф калдырмый. 2013нче ел - Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителү уңаеннан, безнең Балтач мәктәбендә сыйныф бүлмәләрен яшелләндерү, әйләнә-тирәдәге чисталыкны саклау, елга буйларын, чишмәләрне тәртипкә китерү, агач утырту, сыерчык оялары ясау кебек күп төрле чараларга да планнар эшләнеп, бурычлар билгеләнгән иде. Нәкъ менә яз аенда без үзебезгә җиткерелгән планнарны башкарып киләбез. Гомумән алганда, безнең мәктәптә экология тәрбиясе эзлекле рәвештә алып барыла. Быел «Балтач тыюлыгы» хезмәткәрләре белән фәнни конференциядә катнашу, түгәрәк өстәл артында фикер алышулар безнең экологик белемнәребезне тагын да баетты. «Кошлар көне», «Су көне», «Җир көне», «Урман көннәре» билгеләп үтү мәктәбебезнең традициясенә әйләнде. Үзебезнең мәктәп бакчасында үскән шифалы үләннәрдән чәй ясап эчү, районыбызның төрле авылларында агучы чишмә суларын татып карап, «Иң саф чишмә суы»н билгеләүләр - безгә табигатьнең бетмәс-төкәнмәс серләренә төшенергә ярдәм итә.
Экология айлыгы кысаларында март аенда «Кошлар көне»н билгеләп үттек. Һәр укучы әти-әнисе белән язның җырчы хәбәрчеләре - сыерчыкларга оя ясады. Ә иң яхшы, үзенчәлекле оя ясаучыларны мәктәп күләмендә билгеләп үттек. Барлык оялар да мәктәп бакчасындагы каенлыкта урын алды, канатлы дусларыбызны әнә шулай каршы алдык. Язгы эшләребез болар белән генә төгәлләнми әле. Әйләнә-тирәбезне чистарту, яшелләндерү буенча укытучыларыбыз белән сыйныф сәгатьләрендә, соңрак әти-әниләр белән өмәләрдә, агачлар утыртуда катнашырга телибез.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев