Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар егетләре белән курчаклар биюе аеруча да ошады (фото)

Бистәнең 5нче номерлы "Сөенеч" балалар бакчасының кечкенәләр төркеменә йөрүче нәниләр 3 март көнне үк әниләрен һәм әбиләрен яз бәйрәме - 8 Март белән тәбрикләп куйдылар.

Үзләре кечкенә генә булса да шигырьләр сөйләделәр, җырлап, биеп тә күрсәттеләр. Аларның бәйрәм кичәсен карарга, һөнәрләрен күрергә дип, клоун, тиен, куян, Яз кызы белән Татар егете дә килгән иде.
Балалар әкият геройлары белән уеннар уйнап, күңел ачтылар. Нәниләрнең тыпыр-тыпыр биюләре, чәбәкләп кул чабулары гына да ни тора. Кызлар - курчаклар кебек матур булса, ир балалар - татар егетләре булып киенгән иде. Шундый матур бәйрәм оештырып, яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен бакча коллективына һәм тәрбиячеләребезгә рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның һәркайсын язның күркәм бәйрәме белән тәбриклибез. Авыр һәм мактаулы эшләрендә уңышлар телибез. Кечкенәләр төркеме әти-әниләре исеменнән Ясминә Шәмсетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250