Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе

2014-2020нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында, Балтач район башкарма комитеты мәгариф идарәсенең еллык эш планы нигезендә, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, Татарстаннан читтәге өлкәләрдә татар телен саклап калу һәм үстерүгә ярдәм итү максатыннан, 22 нче гыйнвар көнне...

Киңәшмә эшендә районның урта, төп мәктәпләренең һәм Киров өлкәсе Малмыж районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты. Семинар программасына мәктәпнең Милли мәгариф һәм тәрбия юнәлешендәге эшчәнлеге белән танышу, Нөнәгәр мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары З. Гарипова, Р. Гыйльфанованың 5, 6 нчы сыйныфларда үткәргән ачык дәресләрен карау, татар теленнән дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек турында фикер алышу, Норма мәктәбе укытучысы Г. Җәләеваның семинар темасы буенча чыгышы кертелгән иде.
2014нче ел - Мәдәният елына багышланган, Нөнәгәр җирлегенең күренекле шәхесләренә багышланган «Халык зур ул, көчле ул, моңлы ул…» дип аталган әдәби-музыкаль кичә мәктәпнең сәләтле укучыларының чыгышларын да, туган телне үстерү юнәлешендәге һәм төбәкара эшчәнлекне дә тирән чагылдырды. Ачык дәрес һәм чаралар район мәктәләренең укытучылары һәм кунаклар тарафыннан югары бәяләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250