Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татар теленнән мәҗбүри тест узачаклар...

Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белдерүенчә, быел барлык тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән мәҗбүри тест узачак.

Татарстанда монарчы да тугызынчы сыйныфны тәмамлаучылар татар теленнән имтихан тапшыралар иде. Нигездә аны туган тел яки дәүләт теле буларак өйрәнгән барлык укучылар да бирде. Быел исә аның формасы гына үзгәрә.
2012-2013 елларда укучылар сынауны ни рәвешле (традицион имтихан яки тест) бирәсен үзләре сайлый иде. Быел инде сайлау мөмкинлеге бирелми . Тугызынчылар татар теленнән имтиханны бары тест рәвешендә генә тапшырачак.
Имтиханны тест формасында тапшырганда биремнәрнең эчтәлеге элеккеге кебек үк кала, шулай ук аларны башкару вакыты укучының татар телен ни рәвешле өйрәнүенә карап билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250