Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстан мәктәпләренең дүрттән бере яңа уку елына әзер түгел

Татарстан мәктәпләренең дүрттән бере яңа уку елына әзер түгел. Алар Роспотребнадзор күрсәтмәләрен тиешенчә үтәмәгән.

Оешма барлыгы 1014 мәктәпне тикшергән. Шуларның 848е (74,2 проценты) яңа уку улына әзер дип табылган. Башкалары ашханә блокларын, су белән тәэмин итү, яктырту системасын, медпунктны яхшыртуга, яңа җиһазлар алуга кагылышлы күрсәтмәләрне үтәмәгән. Әлеге мәктәпләргә карата административ чаралар күрелде, дип хәбәр ителә оешманың сайтында.
Сүз уңаеннан, быел Татарстанда беренче сыйныфка 39 мең 44 бала керәчәк, дип хәбәр итә Интертат.ру.
Ә районыбызда исә мәктәпләр барысы да яңа уку елында укучыларны кабул итәргә әзер. Ремонт барган Салавыч күп профилле лицей һәм Пыжмара төп мәктәпләрендә дә инде эшләр төгәлләнде, сыйныф бүлмәләрен жиһазлау һәм чистару бара, алар 1 нче сентябрьдә укучыларны яңарып кабул итәчәкләр.
Яңа уку елында районыбыз мәктәпләренә 377 бала беренче сыйныфка укырга киләчәк.
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/burbash/sch

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250