Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Татарстанда салкында мәктәпләрдә дәресләрне кичектерү турында аңлаттылар

Авыл мәктәпләрендә башлангыч сыйныф укучылары -23 градус, ә шәһәрдә -25 градус булганда укымаячак.

(Казан, 11 гыйнвар, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә дәресләрнең нинди һава температурасында кичектерелергә мөмкин булуын аңлатты. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына ведомство матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында дәресләр һава температурасы -23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә 1-4 сыйныф укучылары һава температурасы — 25 градус булганда кичектерелергә мөмкин.

Дәресләрне авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -25 градус булганда кичектерергә тәкъдим ителә, ә шәһәрдә шундый ук сыйныфларда укучылар өчен дәресләр -27 градус булганда гына булмаска мөмкин.

Моннан тыш, 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерерлергә мөмкин.

«Һава температурасы -25 градус булганда, министрлык мәктәп автобусларында балаларны муниципаль берәмлектән алып чыкмаска киңәш итә», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Һава температурасы түбән булу сәбәпле, дәресләрне кичектерү турындагы тәкъдим республиканың барлык муниципалитетларына җибәрелә.

Кышкы чорда ачык һавада физик культура буенча дәресләр үткәрү түбәндәге һава торышы шартларында рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2821-10):

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда аномаль салкын өч көн булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салкыннар