Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Теләк бар, рөхсәт юк!

Балалары 9нчы сыйныфны тәмамлаган кайбер ата-аналар борчуга калды. Чөнки халык арасында: «Быел 96нчы һөнәр лицеена тугызынчыларны алмыйлар икән», - дигән сүзләр таралды. Ни дисәң дә, бик күпләрне белемле иткән уку йорты бит бу. Шул уңайдан, һөнәр лицееның директор урынбасары Айрат Нургаян улы Камаловка мөрәҗәгать иттек. Менә нинди җавап бирде ул:

«Безнең һөнәр лицее башлангыч һөнәри белем бирә. Быел бирелгән дәүләт йөкләмәсе буенча, башлангыч һөнәри белем бирүче уку йортларына 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар алынырга тиеш түгел. Без бары тик шушы йөкләмәгә нигезләнеп кенә укучыларны кабул итмибез.
Быел тугызынчыны тәмамлаучылар һөнәри белем алу өчен күрше Арча районындагы Үрнәк һөнәр көллиятенә, Сабадагы көллияткә, Кукмара районындагы Янил көллиятенә укырга керә ала. Шулай да 20 кешелек төркем оештыра алдык. Әлеге эшне Үрнәк һөнәр көллияте соравы буенча, безнең һәм аларның директорлары килешүе нигезендә башкардык».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250