Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

«Тәгәри китте йомгагым...»

Район үзәк балалар китапханәсе «Тәгәри китте йомгагым, күрмәдеңме, әбекәй?» исеме астында 1нче марттан 15нче апрельгә кадәр Г.Тукайның туган көненә багышлап, районда яшәүче кече яшьтәге мәктәп балалары арасында әкиятләр буенча иҗади бәйге игълан иткән иде.

Бәйгенең беренче туры авылларда үтеп, иң яхшы дип табылган 30 эш үзәк балалар китапханәсенә икенче турга тапшырылды. Бәйгегә килгән эшләр 20нче апрельгә кадәр үзәк балалар китапханәсендә күргәзмәгә куелып, балаларга тәкъдим ителде. Урыннар билгеләгәндә баланың әкиятне ни дәрәҗәдә ачуына, төсләр уйналышына, төрле файдаланылган материалларның дөрес кулланышына һәм эшне балаларның күбрәк үзе эшләвенә игътибар бирелде. Районыбыз рәссамы Таһир Ильясов җитәкчелегендәге жюри күргәзмәгә килгән эшләрне караганнан соң, түбәндәге нәтиҗәгә килде: үзәк балалар китапханәсеннән Раяна Хуҗинаның (Балтач урта мәктәбенең 3«А» сыйныфы укучысы) халкыбызның «Камыр батыр» әкияте буенча эшләнгән эше беренче урынга лаек булды. Икенче урынга ике эш тәкъдим ителде: Сосна авыл китапханәсеннән Әдилә Колесникованың (Сосна урта мәктәбе, 3нче сыйныф укучысы) «Йомры икмәк» әкиятенә һәм Карык-Серма авыл филиалыннан Диана Васильеваның (Урта Көшкәт урта мәктәбе, 4нче сыйныф укучысы) «Маша һәм Аю» әкиятләре буенча эшләнгән композицияләре. Өченче урынны «Йомры икмәк» әкияте буенча эшләгән ике бала бүлеште: үзәк балалар китапханәсеннән Нәргизә Һадиева (Балтач гимназиясе 3нче «А» сыйныфы укучысы) һәм Субаш авыл китапханәсеннән Риназ Алексеев (Субаш урта мәктәбе, 4нче сыйныф укучысы). Ә тамашачы мәхәббәтен Кенәбаш авыл китапханәсеннән Гүзәл Юнысованың (Кенәбаш башлангыч мәктәбе, 4нче сыйныф укучысы) «Иван Царевич һәм Сәмруг кош» әкияте буенча ясалган эше алды. Балаларны алда булачак бәйгеләрдә дә катнашырга чакырып, иҗади уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250