Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әтием – горурлыгым

Әтием - горурлыгым дип мактанырлыклары бар шул Бөрбаш балалар бакчасына йөрүче балаларның. Нинди генә эшкә тотынсак та өйрәтүче, күзәтүче, булышучы, үсендерүче кирәк.

Алтын куллы, акыллы, ару-талуны белмәс әтиләр һәрдаим бакчабызга ярдәм кулы сузалар. Уен почмакларында алар кулы белән ясалган җиһазлар бүлмәләрне ямьләндереп тора. Шулар янында мәш килеп үз дөньяларына чумып уйнаучы балаларга карап торуы рәхәт. "Минем әти бүләк итеп бирде бит бу чәчтараш почмагын, уенчыклар шкафын, зур машинаны!", дип горурланып бер-берсенә сөйлиләр алар.
Әтиләребез үз техникалары белән дә һәрвакыт булышып торалар. Бакча тирәсен җыештырганнан соң, чүп-чарны төяргә һәм түгәргә киләләр. Көзен җәмгыять кырында балалар өчен тутырылган бәрәңге капчыкларын алып кайтып бирү, бушатуда да әтиләребез ярдәм кулы суза. Балаларны гына түгел, авыл кешеләрен дә гаҗәпләндерерлек искиткеч матур, тәрбияви, балалар уйнарлык итеп сыннар ясадылар, тау-шугалаклар катырдылар.
Җир кардан арчылып, ямьле язлар җиткәч, уен мәйданчыгы тагын бала-чагаларның чыр-чу тавышына күмелә. Йөгерәләр, сикерәләр, куышалар. Уен мәйданчыгын җиһазлау, ком белән тәэмин итү - шулай ук әтиләребезнең тырышлыгы.
Язгы бакча эшләренең күп, авыр булуы авыл кешесе өчен яңалык түгел. Җир эшкәртү, черемә кертү, корыган агачларны кисү - ир-ат кулы ятарлык эшләр. Бу очракта да әтиләребез белән бергә тату эшлибез. Бакчадагы вак ремонт эшләре дә әтиләр ярдәменнән башка узмый.
Хезмәттә генә түгел, күңел ачу чараларында, спорт ярышларында да әтиләребез бик актив. Әтисе белән ярышка чыккан улының яки кызының күзләрендә янган очкыннардан ялкын кабына. Ничек инде әти белән бергә йөгергәндә, каршылыклар аша чыкканда ул җиңмәсен ди?! Менә шулай килешеп яшибез әтиләребез белән. Гаилә тоткаларыбызның күңел һәм кул җылысы балалар бакчасында сизелә. Бакча мөдире Розалия Шәрифуллина һәм коллективның гаилә белән бакча арасындагы күренмәс җепләрне бәйләүдә роле зур.
Әтиләребезне якынлашып килүче бәйрәм белән котлыйбыз. Теләкләрнең иң изгесен генә телибез.
Дөньяда иң кирәк кеше -
Ул да булса, әтиләр.
Гаилә тоткасы булып,
Безнең өчен яшиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250