Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Тиздән дәүләт аттестациясен берничә тапкыр тапшырырга рөхсәт итәчәкләр

Тиздән дәүләт аттестациясен берничә тапкыр тапшырырга рөхсәт итәчәкләр. Ел ахырына Россиянең һәр субъектында имтиханнар кабул итү буенча ресурс үзәкләр ачарга ниятләнә.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыра алмасам, бөтен тормышым җимереләчәк - бик еш чыгарылыш сыйныф укучылары сынауга шундый уй-куркулар белән килә. Йомгак аттестациясен берничә тапкыр тапшыру мөмкинлеге укучыларны стресстан коткарачак, дип санала.
Махсус үзәкләр челтәрендә имтиханны ел дәвамында күп тапкыр тапшырып карарга мөмкин булачак. Россия мәгариф өлкәсендә күзәтчелек хезмәте (Рособрнадзор) хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә дәүләт имтиханын уздыру тәртибенә үзгәрешләр кертү юнәлешендә эш алып барыла.
- Имтиханны берничә тапкыр тапшыру укучыларга белемнәрен тикшерергә, нәрсәне җентекләбрәк өйрәнергә икәнлеген ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Һәр кеше үзенең әзерлек дәрәҗәсен үзе билгеләп, үз көчен сынап карый ала. Иң яхшы нәтиҗә ахыр нәтиҗә булып саналачак, - ди идарә җитәкчесе Сергей Кравцов.
Имтихан ташыру буенча ресурс үзәкләр инде гамәлдә булган сынау кабул итү пунктлары нигезендә барлыкка киләчәк. Алар видеокүзәтү системасы һәм металл детекторлары белән җиһазланган булырга тиеш. Ноябрь-декабрьдә үзәкләр тулы көченә эшли башлаячак дип планлаштырыла. Башта аларның саны төбәктә 1-2 генә булачак, аннары үзәкләр саны арттырылачак.
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://www.vesti.ru/doc.html?id=1077437

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250