Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Әткәм-әнкәмнең теле

2013нче елның октябрендә кабул ителгән «2014-2020нче елларга Татарстан Республикасында дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, үстерү» Дәүләт программасы нигезендә районда телләрне саклау буенча муниципаль программа расланды.

Программа 2014-2020нче елларда Балтач районында, дәүләт телләре буларак, татар һәм рус телләренең тигез дәрәҗәдә кулланылышын, дәүләт телләрен өйрәнү системасын үстерү, районда яшәүче башка милләт вәкилләренең туган телләрен саклау юнәлешендәге эшчәнлек, Татарстаннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча чараларны үз эченә ала.
Бүгенге көндә район мәктәпләрендә белем алучы укучыларның 3351е (84,5% - татарлар, 473е (11,9%) - удмуртлар, 72се (1,8%) - руслар, 44е (1,1%) - марилар, 21е (0,5%) башка милләт вәкилләре балалары.
Районда 39 балалар бакчасының 34е тәрбияне - татарча, 3 балалар бакчасы - удмурт, 1 се мари телендә алып бара. Балаларны кече яшьтән үк туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен балалар бакчаларында барлык шартлар тудырылган.
46 мәктәпнең 34ендә татар телендә белем һәм тәрбия бирелә, татар балаларының 65%ы үз туган телендә белем ала. Удмурт, мари милләтеннән булган укучылар райондагы 3 урта, 7 башлангыч мари, удмурт этнокульту ра компонентлы мәктәпләрдә белем алалар, үз туган телләрен һәм дәүләт теле буларак, татар телен теләп өйрәнәләр.
Туган тел, әдәбият дәресләре кешенең үзаңын формалаштыруда, киләчәген күзаллауда, милли һәм гомуми тәрбия бирүдә иң әһәмиятлесе. Район мәктәпләрендә югары махсус белемле 69 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның 17 (24,6%)се - югары, 29 (42%)ы беренче категориягә ия. Башка фән укытучылары белән чагыштырганда бу күрсәткеч буенча татар теле һәм әдәбияты укытучылары алдагы урыннарда торалар, димәк, милли мәгарифнең торышы, аның киләчәге турында борчылып сөйләгән заманда, мәктәпләребездә туган телебезне тиешенчә укыту өчен алшартлар бар.
Туган телеңне ярату өчен телеңнән, халыкның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә кирәк. Бу эшләрдә аларга мәктәп һәм районыбыз җирлегендә урнашкан музейлар да бай материаллары белән ярдәм күрсәтәләр.
Ел саен районыбызда туган тел айлыгы зурлап үткәрелә.
Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы - чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бер-дәмлек булдыру. Балтач районында Киров өлкәсе Малмыж районы, Мари Иле Республикасы Мари-Төрек районы белән хезмәттәшлекнең инде ярты гасырлык матур тарихы бар. 2014 елда бу зур чараның ХХХХIХнчысы Балтач җирлегендә үтәчәк.
Милли белем һәм тәрбия бирү һәрвакыт мәгарифнең иң катлаулы юнәлешләренең берсе. Балтач район җирлегендә дә хәл ителәсе мәсьәләләр бар. Узган ел Мәгариф министрлыгы, матбугат басмалары тарафыннан да хәйран гына тәнкыйтьләнгән юнәлеш - район үзәгендә татар сыйныфларының аз булуы. Бу уку елында район үзәгендә һәм авылларда милли мәгариф үсешен анализлау өчен сораулыклар таратып, аларның нәтиҗәләрен өйрәндек.
Ата-аналар татар сыйныфларына балалар бирергә теләмәүне бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә булуы, югары уку йортларында белем алу, эш урыннарында барлык рәсми кәгазьләрнең дә рус телендә генә булуы белән аңлаталар. Хәтта татар филологиясе факультетларына укырга кергәндә рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәсе кирәк, ә татар теленнән бердәм республика имтиханы мәҗбүри түгел. Телнең дәүләт югарылыгында дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Аны өйрәнүгә ихтыяҗ һәм кызыксыну юк кебек кискен фикерләр дә очрады. Шуңа карамастан, киләсе уку елында да район үзәгендәге мәктәпләрдә татар сыйныфларына укучылар җыю төп бурычыбыз булып кала.
Фото: http://matbugat.ru/news/?id=6168

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250