Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр мәктәбе иҗат-отчет концертын тәкъдим итте

10 май көнне Түнтәр мәктәбе "Мәктәбем - моң-җыр, белем илем" дип исемләнгән иҗат-отчет концертын тәкъдим итте.

Клуб фоесында бик бай ярминкә гөрләде. Килгән кунаклар, әти-әниләр укучылар көче белән әзерләнгән сый-нигъмәтләрне, бакчада үскән кыяр, укроп, редиска һәм башкаларны, күңел җылысын биреп үстергән гөлләрне рәхәтләнеп сатып алды. Ярминкә тәмамланганнан соң халык залга үтте. Балалар һәм укытучылар коллективлары, әти-әниләр белән берлектә әзерләнгән эчтәлекле матур концерт күзәтте. Бәйрәмгә ветеран укытучылар хөрмәтләнеп чакырылган иде. Мәктәп тормышы экранда яктыртылып барылды. Район һәм республика олимпиадаларында урын алган укучыларны, спорт буенча уңышлары булганнарны мәктәп директоры Рәйсә Галимҗановна бүләкләде, җылы сүзләрен җиткерде. Бүләкләүләр җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Халык һәр чыгышны җылы кабул итеп алкышлады, укучылар өчен сөенеп утырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250