Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Түнтәр мәктәбе “журналист”лары район башлыгыннан интервью ала (фото)

Түнтәр мәктәбе "журналист"лары белән күптән түгел районда үткән "Талантлар парады"нда таныштым. Алар үзләре нәшер иткән "Бәхетле балачак"дигән газеталарын өләштеләр, телеканаллары өчен итервьюлар алдылар. Римма Ибраһимова да бик теләп интервью бирде аларга.

Кыю, бик кыю егетләр-кызлар, хәтта ки Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллиннан да интервью алып, газетаның беренче битенә(!) салырга өлгергәннәр. Алрның әлеге хезмәтләрен сез дә укып карагыз әле, хөрмәтле сайтыбыз укучылары.

- Рамил Рәшитович, "Талантлар парады"на нинди өметләр белән киләсез?
- Матур чарага укучыларның талантыннан, һөнәри эшчәнлегеннән зур канәгатьләнү хисләре алырмын дип уйлыйм.
- Районыбыз укучыларының быелгы уку елындагы уңышларыннан сез канәгатьме?
- Бу турыда җавап бирергә бераз иртәрәктер бәлки. Нәтиҗәне төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнарыннан соң ясау дөрес булыр дип уйлыйм.
- Чыгарылыш сыйныф укучыларын борчый торган сорау - районда нинди һөнәр ияләренә ихтыяҗ бар?
- Инженер-механик, агроном, зоотехник, ветеринар, фельдшер, табиб, механизатор һөнәрләренә ихтыяҗ зур.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
- Сезгә зур уңышлар телим. Сезнең кебек яшь журналистлар белән беренче очрашуым. Мондый башлангыч башка мәктәпләрдә дә дәвам итсен иде, имтиханнарда да сынатмассыз дип уйлыйм.

Бераз гына искәрмә, мондый башлангыч Салавыч мәктәбендә Гөлшат Рашатовна урынбасар булып эшли башлагач та, "Яшь каләмче"ләр түгәрәгендә эшли башлаган иде инде. Түгәрәккә йөрүче балалар газета чыгарды, бүлекләргә бүленеп эшләде, төрле жанрларда иҗат итте, газеталарын күрсәтергә "Хезмәт" редакциясенә дә килделәр. Анда журналист Илсур Гыйматдинов бик җылы кабул итеп, киңәшләрен биргән иде. Газетаны верскалауда информатика укытучысы Илгиз абыйлары булышкан иде. Салавыч Сәрдегәне авылы егете, Америкада гомер итүче, Татарстанда танылу алган Ленар Мөхәммәдиев та әлеге түгәрәктә спорт бүлеген алып баручы һәм мәктәпнең спорт ярышлары темасына язучы иде. Ләкин газетаның гомере озак бармады, кемнәргәдер ошамады, һәм аны "яптылар" Бу "хәрби сер"гә әле дә ачыклык кертә алган юк. Мин ул чакны, балалар белән эшләгән көннәремне әле дә сагынып искә алам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250