Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Туган авылым бәхете

Революциядән соң төзелгән совет мәктәбе турындагы анкетадан күренгәнчә, «Кенәбаш авылында беренче баскыч мәктәп 1920 елда ачылган. Мәктәп утын ягып җылытыла, керосин ягып яктыртыла; ачылганда укучыларның 70 процентына ярдәмнән ситсы һәм ярлы балаларга аяк киеме бирелә.

1921нче елда 1 һәм 2 сыйныфларда 34 ир бала, 51 кыз бала укый. Мәктәп сәгатьле расписание белән эшли - туган тел, география, арифметика, матур язу укытыла». Мәктәп китапханәсендә дүрт исемдә сигез китап барлыгы теркәлгән. 1923 елда Түбән Кенәдән Идрис кызы Мәрьям укыта, 1927 елда Кенәбаш егете Нуретдин Хәйретдинов (Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлап кайта) үз авылыбызда укыта башлый. 1930 елда Таузар кызы Маһи Хөсәенова, Югары Кенәдән Фәрт Садыйков, Әтнәдән Ибраһим Әскаров, Салавыч егете (1931-1934) Сәет Әхмәтов укытканы теркәлгән. Сәет абый эшләгән елларда авылда беренче комсомоллар барлыкка килә һәм комсомол оешмасы төзелә. 1940 елдан башлап, сугыш еллары да кереп, авылда укыту-тәрбия эшендә үз авылыбыз кызы Зәйнәп Сәләхова, Носы кызы Гайшә Зиннәтуллина, Түбән Кенәдән Оркыя Нуруллина һәм Банат Гарифуллина, Таузардан Тайфә Шакирова, Хәсәншәехтан Шәгъвәнә Мәгъсүмова, Кенәбаштан Гарәфетдин Гыйльметдинов, Арбаштан Нуриева, Кукмара кызы Зәйтүнә Мусина эшләделәр. Сугышның соңгы иң авыр елларында Югары Кенәдән Мөхәммәтсафа кызы Бәдәр апа, аның кызы Альфа, улы Энгель укытты. Ул чакта хәрби хәзерлек дәресләре үткәрелә башлады. Безнең авылда Кенә егете Нәҗметдинов, Таузардан Муллахмәт Галиәхмәтов, Кенәбаштан Гаяз Садриев, Габдрахман Сагытдинов военрук булдылар. Кичәге фронтовикларның дәресләре сабыйларга авыр иде. Ниһаять, 1946 елның 1нче февраленнән халык комиссариаты карары белән башлангыч һәм җидееллык мәктәпләрдә «хәрби хәзерлек дәресләре» укыту планыннан алынды.
1946 елны Кенәбаш мәктәбенә көчле оештыру сәләте белән күренекле шәхес, оста педагог Мәгъмүрә Мөхәммәтшина (1911 елгы) мөдир һәм укытучы итеп җибәрелә. 1946-1947 уку елында Кенәбаш башлангыч мәктәбендә 108 бала укый. 1946-64 елларда Мәгъмүрә апа җитәкчелегендә Фәрит Закирҗанов, Венера Низамиева, Разия Давыдова (рус теле), Фәсиха Хәлилова, Майшәрәп Шәймуллина (рус теле), Гадения Хәлиуллина, Гөлфия Ниязова, Рүзия Нәҗмиева, Равилә Хисмәтуллина, Фәүзия Хөснетдинова, Люция Фатыйхова, Әлфинур Ганиева, Тәскирә Рамазанова (рус теле) үзләре турында якты истәлекләр калдырып укыту-тәрбия эшен югары дәрәҗәдә алып бардылар. Укыган укучылары аларга - гадел укытучыларына һаман да рәхмәт әйтеп яшиләр. 1964 елның көзендә Мәгъмүрә Мөхәммәтсафа кызы эшен яшь укытучы Фатыйхова - Ибәтуллина Люциягә тапшыра һәм Люция 1994 елга кадәр мәктәп белән җитәкчелек итә, укыта да. Әлеге 30 ел буена мәктәп бинасы белән дә, бакчасы-җимешләре белән дә, укыту-тәрбия өлкәсендәге уңышлары белән дә районда үрнәк дәрәҗәсендә булды. 1994 елда авылның белем учагы комплекслы мәктәп итеп үзгәртелә, ясле-бакча белән берләштерелә. Беренче җитәкчесе Розалия Гыйльметдинова белем-тәрбия учагының киңәйтелгән яңа тәртибен дә үрнәк итеп оештырды, 20 ел эшләп яшьләргә тапшырды.
Бүгенге көндә Тәслимә Фәйзрахманова җитәкчелегендәге бик тату коллектив тупланган, алда саналган остазларының эшен лаеклы дәвам итәләр. Миңа аларның «Өйрәтәләр мәктәпләрдә» дигән сәхнәләштерелгән бәйрәмнәрен күрү бәхете тиде. Бу бәйрәмдә әлеге мәктәпнең төзелүенә 40 ел тулуы, аны төзеткән колхоз рәис Камил Гани улы Сөләйманов тирән ихтирам һәм рәхмәт белән искә алынды. Сәхнәдә барган тамаша гаять эчтәлекле, зәвыклы булды. Үзләренең укытучы абыйлары Азат Галиәхмәтов гармун-баян белән, ә балалар кашыкны да биетә, курайны да моңландыра, үзләре дә җыр-бию белән гөр килә. Рәхмәт сиңа мәктәп, гомер буена авылдашларымны сөендереп яшәдең! Бүгенге көндә катлаулы тәрбия һәм белем бирү эшендә эшләүче укытучыларга, тәрбиячеләргә рәхмәт! Авылым Кенәбаш уңган укытучылары белән, күңелле мәктәбе белән бәхетле!
Рәсемдә: үткәннәрдән бер истәлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250