Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Уен белемлеләрне барлый

Алдагы елларда хезмәт коллективлары арасында «Нәрсә? Кайда? Кайчан? интеллектуаль уены зур популярлык белән барды. 2012-2013нче уку елында исә үз көчләрен мәктәп укучылары сынарга булды.

Балтач үзәк китапханәсе тарафыннан оештырылган интеллектуаль уен урта мәктәп һәм гимназиянең 9-10нчы сыйныф укучылары арасында узган елның ноябрь аенда ук башлангыч алды. Яшүсмерләрне китапханәгә тарту, китап укуга омтылышны арттыру, төрле фән өлкәсендәге фәнни-популяр әдәбият белән кызыксындыруны төп максат итеп алган бу уеннар укучыларда зур кызыксыну уятты.

Телевизор экраннарыннан гына күзәткән уенда үзең катнашу, җиңү һәм җиңелү ачысын тату бөтенләй башка. Моннан тыш, уен үзеңне сынау, белемнәреңне барлау, зур аудиториягә чыгу өчен дә зур мөмкинлек бит ул. Биредә катнашучылар боларның һәммәсен дә үтте, үзләре өчен нәтиҗә ясады. Күптән түгел китапханәдә «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» интеллектуаль уенының финалы булды. Финал уенында Балтач урта мәктәбенең 10«а» һәм 9 «а» сыйныф укучылары очрашты.

Зур тырышлык, йокысыз төннәр, җитезлек, төгәллек һәм тирән белемгә ия булу кебек сыйфатлар 9«а» сыйныф укучыларына җиңү алып килде. Команда капитаны Булат Карипов үзенең интеллектуаль яктан көчле булуы, төпле һәм акыллы фикер йөртә белүе белән барлык катнашучыларның игътибарын җәлеп итте. Күп китап укуы, эзләнүчән булуы уен вакытында аңа төп ярдәмче булды.


Уеннарның кызык һәм мавыктыргыч узуын иң беренче чиратта китапханә хезмәткәрләренең тырышлыгы белән бәяләргә кирәк. Чараны әзерләүче Роза Гарипова, алып баручы Гөлшат Мортазина, музыкаль бизәлеше һәм вакытны күзәтүче Эльвира Әкбәрова, Фирдания Каюмова, нәтиҗәләр чыгаручы Лилия Хәкимуллина, Илсөяр Нәбиевалар үзләре дә уеннардан бик канәгать калды.

Укучыларның актив, эзләнүчән, үз фикерләрен курыкмый әйтә белүләрен ассызыклады. Уеннарда катнашучы һәр бала, җиңүчеме ул, җиңелүчеме чарадан зур канәгатьлек, горурлык хисе белән кайтып китте. Чөнки уенда катнашу үзе бер җиңү, киләчәккә үзе бер адым, диде алар бертавыштан саубуллашкан вакытта.


Рәсемдә: Финалда очрашкан Балтач урта мәктәбенең 10«а» һәм 9«а» сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре һәм үзәк китапханә директоры Резеда Зарипова янәшәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250