Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укучыларның каникул көннәре билгеләнде

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы яңа уку елындагы каникуллар көннәрен билгеләде.

Дөрес, соңгы сүзне мәктәп җитәкчелеге үзе әйтергә хокуклы.
Кануни яктан караганда, теге яки бу каникуллар вакытын билгеләүне мәктәп җитәкчелеге үзе хәл итәргә мөмкин. Еш кына шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә укучыларның ял вакыты төрле вакытларга туры килә иде, көзге һәм язгы каникуллар төрлечә билгеләнде.
Әйтик, яз көне авылларда каникуллар елгаларда ташу китү вакытына карап билгеләнде, мәктәпкә юллар төшкәч йөрү уңайлы икәнлеге искә алынды. Шундый күренешләр булды ки, шәһәр мәктәпләре авылларныкыннан бер-ике атна алдан ял итеп куя иде.
Каникулларның төрле вакытка билгеләнүе шәһәрдә дә уңайсызлыклар китереп чыгарган. Мәсәлән, мәктәптән тыш түгәрәкләргә йөрүче балалар җәдвәлен төзү буенча проблемалар булган.
Хәзер исә андый күренешләр күзәтелмәс кебек, дип өстиләр. Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында дөнья күргән хәбәрдә әйтелгәнчә, әлеге карар (киңәш, тәкъдим дип билгеләнгән) ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләрен искә алып кабул ителгән.
Барлык мәктәпләрдәге бердәм каникуллар календаре балалар өчен дә, ата-аналар өчен дә уңайлы, диелә анда. Дөрес, әлеге тәкъдим-киңәштә каникуллар вакытын билгеләү барыбер теге яки бу мәктәп администрациясе кулында дип тә өстәп куелган.
Күп вакытта бездә карарларның «халыкның күпсанлы мөрәҗәгатен искә алып» эшләнгәнен истә тотсак та, бу карар белән барыбер бар җирдә дә килешеп бетмәсләрдер.
Ярар, безнең Балтач районында юллар шөкер, ярый. Ә күп җирдә автобус та йөртә алырлык юлы булмаган җирдә ни эшләргә… Аннан соң, барлык гамәлне дә үзәк кушканга гына эшләргә өйрәнеп барабыз түгелме соң … Звонокны нинди вакыт озынлыгында челтерәтергә, мәктәп ашханәсендә ботканы ничә тапкыр чәйнәргә, такта янында ничә минут басып торырга һ.б.һ.лар буенча да инструкция килмәс дип кем әйтә ала…
Ахыр чиктә мәктәп администрациясе хәл иткәч, кәгазъ әрәм итеп бу карарның кабул ителүе нигә кирәк икәне дә аңлашылмый.
Шулай итеп, министрлык каникулларның түбәндәге вакытларын билгеләгән:
көзге каникуллар - 3-9 ноябрь (җиде көн);
кышкы каникуллар - 29 декабрь-11 гыйнвар (14 көн);
I сыйныф укучылары өчен өстәмә каникуллар - 16-22 февраль (7 көн);
язгы каникуллар - 23-31 март (9 көн).
Фото: http://discountur.ru/akciya-rannego-bronirovaniya-skidki-do-50-shkolnye-kanikuly-parizh-detyam-i-ix-roditelyam-ot-45-000-rublejvy-otdyxaete-detej-razvlekayut/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250