Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы буласыӊ киләме?

Белеп булмый, быелгы 11 сыйныфны тәмамлаучылар арасында укытучылык профессиясе сайлаган укучылар да бардыр. Бу очракта түбәндәге хәбәр алар өчен.

Быел Татарстанның укытучылар әзерли торган вузларына 200 абитуриентны максатчан кабул итү күздә тотыла.

30 март көнне "Татар-информ" мәйданчыгында "Мәгариф", "Гаилә һәм мәктәп" журналлары үткәргән "туры линия" вакытында ТР премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов шул хакта белдерде.

Хәзерге заманда бөтен нәрсә кеше капиталына кайтып кала. Җәмгыятьтә яшәүчеләрнең белем дәрәҗәсе түбән икән, бу җәмгыятьнең киләчәге икеле. Әлеге мәсьәләдә төп эшне мәктәп, укытучыларыбыз башкара. Шуңа бәйле рәвештә, педагогик кадрларны әзерләү, укытучыларга яхшырак эшләргә этәргеч бирү, аларның абруен күтәрү ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала бирә, дип билгеләп үтте министр.

Энгель Фәттахов былтыр Татарстанда абитуриентларны укытучылар әзерли торган югары уку йортларына максатчан кабул итү программасы гамәлгә ашырылуын искәртеп, быел яңа проект булдырылуы хакында тулырак бәян итте.

Эшне районнардан башларга булганнар. Укытучы булырга теләүче чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр районда барлап, 800 кешедән гыйбарәт исемлек төзелгән. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Мәгарифне үстерү институты белгечләре, КФУ мөгаллимнәреннән торган комиссия урыннарга чыгып, алар белән очрашулар уздырган. Хәзергә укучыларның 400е сайлап алынган. БДИ нәтиҗәләренә карап, арадан 200е, укытучылар әзерли торган вузларга, максатчан рәвештә, кабул ителәчәк, һәркайсына 4 ел дәвамында 15 мең күләмендә айлык стипендия түләнеп барачак.

"Демократик дәүләттә яшәгәнлектән, бу балалар укуларын тәмамлагач, без алардан туган районнарына яки мәктәпләренә кайтып эшләвен таләп итә алмыйбыз. Әлеге максатчан программа буенча белем алган студентларга түләнгән стипендия исә безнең өчен - социаль гарантия, ягъни яшь укытучы үзенең районына укытырга кайтмаган очракта, бу акчаларны кире соратып алырга тиеш булабыз. Бала кечкенәдән укытучы булырга хыялланган, әти-әнисе, туган мәктәбе, районы аңа ышанып, укырга җибәргән икән, ул шунда кайтып, менә дигән итеп укытучы булып эшләр дигән өметтә калабыз", - дип тәгаенләде министр.

Моннан тыш, быел Казанда, Яр Чаллыда, Алабугада педагогик вузларны тәмамлаган чыгарылыш курс студентлары арасында беренче мәртәбә сертификация үткәрү дә күздә тотыла. Аларның диплом дәрәҗәсе генә түгел, ә мәктәптә эшләргә ни дәрәҗәдә әзер булуы мөһим. Сертификация әнә шуны ачыклауны күз уңында тотып, ирекле рәвештә (мәҗбүри түгел), оештырыла. Аны узучыларга сертификатлар тапшырылачак.

Энгель Фәттахов сүзләренчә, бүген Татарстанда 560 база мәктәбе исәпләнә, аларның барысы да белем сыйфатын гарантияләргә тиеш. Киләчәктә бу мәктәпләргә әнә шундый сертификатлары булган укытучыларны кабул итү бурычы кую планлаштырыла. "Наш новый учитель" дигән грантны да, иң берече чиратта, сертификатлы яшь укытучылар отачак, дип ассызыклады ул. Бу югары педагогик белем алган чыгарылыш курс студентларын сертификат алуга кызыксыну уяткан чара булып тора.

Министр фикеренчә, хәзерге вакытта Татарстанда укытучының абруе үсә бара. Бу матди як белән дә раслана. 2015 ел йомгаклары буенча, укытучыларның уртача айлык хезмәт хакы 29 мең сумга якын булган.
Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250