Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Укытучы булырга хыялландым...

Үтә тыйнак, киң күңелле Тәнзилә Гыйззәтуллинаны Карадуган урта мәктәбе коллективы гына түгел, барлык авыл халкы хөрмәт итә. Гомерен мөгаллимлеккә багышлаган ханым укучыларның да иң якын сердәшчесе. Мәктәптәп, укучы, бүгенге көн проблемалары хакында белер өчен Тәнзилә Гыйззәтуллина белән әңгәмә корырга булдык.

- Тәнзилә апа мәктәптә 28 ел эшлисез. Мәктәпкә карашыгыз үзгәрмәдеме?
- Ел саен диярлек үзгәреп торган программалар, дәреслекләр мәктәпкә булган карашны үзгәртә, билгеле. Бик күп кирәкмәгән «кәгазь боткасы» укытучының никадәр балалар белән эшләү вакытын урлый. Шулай ук БДИ, ЕГЭлар да, 4нче сыйныфта үткәрелүче мониторинг та мәктәпне ниндидер куркыныч урын итеп күрсәтә башлады. Бигрәк тә бу әти-әниләр карашында сизелә.
- Хәзерге балалар сезнең замандагы балалардан аерыламы?
- И-и, нинди аерылмаган?! Без башлангыч сыйныфта укыганда укытучы апалар коридорда сөйләшеп торсалар, анда чыгарга ояла идек. Ә хәзер... Тагын шунысы күңелне бик борчый: хәзерге укучы балаларның күбесендә хөрмәтләү юк. Гади генә әйбер - күбесе исәнләшми! Ә безнең чор балалары мәктәптә генә түгел, урамда әллә ничә очраса да, укытучы белән исәнләшмичә китми идек. Бар, бик матур итеп исәнләшеп йөрүче балалар. Әмма алар сирәк.
- Тәнзилә апа, балачак һәм студент елларын искә алмассызмы?
- Без бала вакытта иң яраткан уен: кыш көне тау шуу, ә җәй көне биби саклау иде. Әйе, әйе, биби саклаганда күрше кызлары белән төрле уеннар уйный, китап укый идек. Барысы да саф һавада. Компьютер юк, телевизор күршеләрдә генә. Уеннарны башта әни язып калдырган эшләрне эшләгәч кенә уйныйсы иде. Ә студент еллары иң күңелле чаклар инде. Аларны сайлап та, язып та бетереп булмый. 30 сум стипендия акчасына атна саен күчтәнәч алып кайту, үзеңә дә җиткерү. Ул чорда педучилищеда да, институтта да укулар бик көчле иде. Тырышып укысаң гына төшеп калмыйсың. Экзамен бирә алмасаң, стипендия дә юк, әнинең түләргә акчасы да юк.
- Укытучы булу - балачак хыялымы яки үсә төшкәч барлыкка килгән теләкме?
- Үземне белә башлаганнан бирле укытучы булырга хыялландым. 1 нче сыйныфка укырга кергәндә газеталар укый идем инде. Шуңа күрә хәреф тә белмичә утырган малайларны күреп, беренче укытучымны бик кызгана идем. «Их, үзем укытучы булсам, тизрәк өйрәтер идем шуларны!» - дип утыра идем, иптәш кызларымны укыта идем.
- Сез шигырьләр дә иҗат итәсез. Бу шөгыль белән кайчан кызыксына башладыгыз?
- Шигырьләрне Арча педучилищесына укырга кергәч яза башладым. Кайчан шигырь туамы? Билгеле инде, гашыйк булганда!
- Шигырьләрне күбрәк нинди темаларга язарга яратасыз?
- Студент елларында билгеле инде мәхәббәт турында иде, ә хәзер күбрәк кемне дә булса котлау өчен язам.
- Шигырь иҗат итүдән ары тагын нинди шөгылегез бар?
- Чәчәкләр, гөлләр үстерергә, аларны тәрбияләргә яратам.
- Тәнзилә апа, сезнең озын тормышыгызда иң бәхетле көнегез нинди?
- Хәзергә һәр көнем бәхетле.
- Газета укучыларыбызга теләкләрегез?
- Әни буларак теләгем: балалар исән-имин, таза-сау, бәхетле булсын.
Укытучы, тәрбияче буларак теләгем: мәктәпкә, укытучыларга булган хөрмәт артсын, мәгариф системасында тотрыклылык урнашсын. - Амин, шулай булсын. Эшегездә һәм тормышыгызда һәрчак уңышлар гына юлдаш булсын!
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/karaduvan/sch/meukaraduvanss/shtat/page1598223.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250