Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Урта Көшкәт мәктәбе Россия Герое Олег Исаев исемен йөртә

Һәр елның гыйнвар аенда Урта Көшкәт урта мәктәбе үзенең укучысы, Иске Көшкәт авылында туып үскән Россия Герое,очучы Исаев Олег Николай улының туган көнен зурлап искә ала. Әлеге чараны үткәрү мәктәп кысаларында гына калмыйча, район масштабларын да колачлый.

Менә быел да,16 гыйнвар көне Урта Көшкәт урта мәктәбе өчен истә калырлык итеп үткәрелде. Елдагыча үтә торган спорт ярышлары белән бергә мәктәп өчен зур сөенеч булган,район башкарма комитетының карары нигезендә мәктәпнең исеме үзгәртелгән элмә такта эленде. Хәзер инде Урта Көшкәт урта мәктәбе О.Н.Исаев исемен йөртә.
Геройның әтисе Николай Степанович һәм әнисе Вера Петровна чараның иң кадерле кешеләре булдылар. Николай Степанович: "Олег - укуда тырыш, спортта алдынгы, олыларга ярдәмчел булып үсте, безнең йөзгә кызыллык китермәде. Сез дә, укучылар, спортны сөегез, тырышып укыгыз. Улыбызның истәлеге мәңгелек булсын, алга таба, без булмасак та, Олег Исаевны онытмасагыз иде,"-дигән теләкләрен җиткерде, мәктәп коллективына рәхмәт белдереп истәлекле бүләк тапшырды.
Бәйрәмдә хәрби комиссариаттан Галимов Фәрит Габдеракыйп улы, Капитонов Руслан Ильяс улы, Шаһимәрданов Рәйхан Зарифҗан улы катнаштылар.Аларның һәрберсе илебезгә батыр ул үстергән әти-әни алдында баш иделәр,киләчәк буынга Ватанны сакларга, түзем, тәвәккәл,ихтыярлы булырга өндәделәр.

Тантаналы линейкада катнашучыларга Олег Исаев хезмәт иткән полк тарихы турында видеофильм күрсәтелде. Кыю йөрәкле бу егетнең батырлыгы һәркемнең күңелен тетрәндерде, бөек җиңүләргә өндәде.

Чараның икенче өлеше спорт ярышлары белән дәвам итте. Ярышларда Чепья, Кече Лызи, Түнтәр һәм Урта Көшкәт мәктәпләренең спорт сөюче укучылары волейбол, чаңгы ярышларында көч сынаштылар.

Мәктәп кысаларында үткән чаңгы ярышлары оешкан төстә башланып китте, көн салкын булса да, ярышта катнашучылар аралыкны җил тизлегедәй үтеп,финишка килеп җиттеләр. Менә алар безнең җиңүчеләребез: Макарова Полина, Хөснетдинова Алисә, Кунаев Иван, Антонов Вадим. Бәйрәмдә спорт ярышының бу төре юкка түгел,чөнки Россия герое Исаев Олег балачагында, яшьлек елларында яратып чаңгы шуган. Аның чаңгы буенча беренче разрядлы булуы билгеле.
Волейбол ярышларында 4 мәктәптәп килгән уенчылар көч сынашты.Егетләр арасында кискен көрәш нәтиҗәсендә гомуми исәп буенча Урта Көшкәт урта мәктәбе, кызлар арасында Чепья урта мәктәбе беренче урынны яулады.

О.Н.Исаевның истәлегенә багышланган чараны оештыруда катнашкан Урта Көшкәт урта мәктәбе коллективы хезмәтен билгеләп үтәсе, иганәчелек ярдәме күрсәткән "Дуслык" җәмгыятенә рәхмәт белдерәсе килә.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.
Фазылҗанова Гүзәлия,
Зәйнуллина Гөлнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250