Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Урта Көшкәт мәктәбендә удмурт теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үтте.

2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында,

төп мәктәптә федераль дәүләт стандартларына күчүне уңышлы тормышка ашыру, алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, тарату максатыннан 12 нче март көнне Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбендә удмурт теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары үткәрелде.
Семинар эшчәнлегендә удмурт этнокультуралы белем бирү оешмаларының удмурт теле һәм әдәбияты укытучылары һәм башлангыч сыйныф укытучылары катнашты. Катнашучылар игътибарына Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе укытучылары Аксакова Л.А., Уськеева Н.М., Петрова Р.Н., Игнатьева Л.И., Евдокимова Г.Б, Николаева М.П., Камаев В. П. тарафыннан ачык дәрес һәм чаралар тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл барышында укытучылар дәрес һәм чараларга анализ ясадылар, федераль дәүләт стандартларына күчүгә бәйле проблемалар буенча фикер алыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250