Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул күгендә йолдызлар атылды

Яңгул мәктәбендә 20 елга якын эшләүче "Йолдызлар" бию берләшмәсенең иҗат концерты шаулап-гөрләп узды.

Бервакыт Кеше Бөек Акыл иясенә барган һәм сораган:
"Бөек акыл иясе, өйрәт мине ялганнан дөреслекне, матурлыктан-башбаштаклылыкны аерырга, өйрәт мине тормыш шатлыкларына", - дигән. Бөек Акыл иясе уйлаган, уйлаган да Кешене биергә өйрәткән...

Яңгуллылар да ялганнан дөреслекне, матурлыктан-башбаштаклылыкны аерырга өйрәтүче тормыш шатлыклары булган бию сәнгатен үз итеп яшиләр. Урта мәктәп базасында 20 елга якын "Йолдызлар" бию берләшмәсе эшләп килә, аның белән Сәлимә Габделхакова җитәкчелек итә.

Күптән түгел "Йолдызлар" бию берләшмәсенең иҗат концерты булып узды. Концерт тулы залларда, көчле алкышлар белән узды. Әти-әниләр дә, ак яулыклы әбиләр дә, апа- абыйлар да, туганнар да килгән иде бәйрәмгә. Ел дәвамында даими эшләүнең нәтиҗәсе бию кичәсенең иң гүзәл мизгелләрендә чагылыш тапты.

- Нинди рәхәт, синен хезмәтеңә чын күңелдән рәхмәт дисәләр, - диде Сәлимә ханым чара ахырында.
Чыннан да, хезмәтеңнең җимешләрен, татлы җимешләрен тату ничек рәхәт. Матурлык тудырганыгыз, аны күрә белгәнегез өчен рәхмәт сезгә, Сәлимә ханым.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250