Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яңгул урта мәктәбенә Герой Габдулла Гарифуллин исеме бирелде.

Яңгул авылына герой кайта, дип авыл халкының сугыштан зурлап Габдулланы каршы алуына инде җитмеш ел вакыт узган. Бүген Герой Габдулла Гарифуллин туган авылына кабат кайтты.

Төгәлрәге, Яңгул урта мәктәбенә туган ил азатлыгы өчен көрәшеп, җиңү яулауда үзеннән зур өлеш керткән, сугыштан кайткач туган авылында намус белән хезмәт куйган Габдулла Гарифуллин исеме бирелде.
Әлеге мәртәбәле чарада аның балалары Раиф, Кәүсәрия, Рамил катнашты. Район башкарма комитетыннан, хәрби комиссариаттан, мәгариф идарәсеннән да вәкилләр килгән иде. Чарада Габдулланың балачагы, яшьлеге турындагы истәлекләр барланды. Кызы Кәүсәриянең әтисе турында сөйләве аның нинди кеше булуы турында киңрәк күзалларга ярдәм итте. Укучылар тарафыннан тәкъдим ителгән җырлар-биюләр геройга дан җырлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250