Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Яхшылыгың мәңге онытылмас.

Гомернең озынлыгы еллар белән түгел, Кылган игелекләр белән үлчәнә. Г.Гыйльман.

Җирдә һәрвакыт матурлык белән ямьсезлек, биеклек белән түбәнлек, мәрхәмәт белән явызлык янәшә яши. Кайвакыт бу төшенчәләрне аеру да кыен. Кеше җанында гомер буе яхшылык белән яманлык тартыша бара. Шушы тартышта кайсы көч җиңеп чыкса, кеше шул юлдан китә. Ләкин бала күңеленә кечкенәдән мәрхәмәтлелек, инсафлылык, яхшылык орлыклары чәчсәң, аның уе бервакытта да начар уйларга бирешмәс, киресенчә, дөньяда барган явызлыкларга каршы көрәшкә күтәрелер, дөрес юлны сайлый алыр.
Балтач урта мәктәбендә төрле эчтәлектәге акцияләрдә катнашып, дәүләт тормышына үзләреннән зур өлеш керткән волонтер-яшьләр төркеме эшчәнлеге күпләргә үрнәк булып тора.
Волонтер булу теләге - кешелекнең иң якты һәм матур теләкләренең берсе. Кемдер синең игътибарыңа, ярдәмеңә, гади җылы сүзенә мохтаҗ икән, нигә ярдәм кулы сузмаска ди? Нәкъ менә шушындый изге уйлар белән яналар да инде мәктәбебезнең яшь егет-кызлары. Үткәрелгән акцияләрнең кайсысын гына алсак та, анда йөрәк җылысы белән сугарылган сүзләр, шәфкатьлелек ята.
"Синең күршең - ветеран" - дигән акциядә волонтерлар ветераннар янында булып кайткач, "Бүгенге ачы тормышта кешегә бер җылы сүз дә җитә икән" диделәр. Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган "Котлау" акциясендә ветераннарның балалар үзләре ясаган открыткаларын алуларына ничек сөенгәннәрен белсәгез иде! Әйе, моны күрергә кирәк...
Гёте юкка гына: "Кеше башкалар өчен нәрсәдер эшләмәсә, үзе өчен дә берни эшләми" дип әйтмәгән. "Йөрәктән - йөрәккә" акциясе "Хәйрия" фондына кием-салым, уенчыклар җыю белән үзенчәлекле булса, волонтерларның "Наз" тернәкләндерү үзәгенә барып ял программасы күрсәтүләре зур рәхмәткә лаек булды.
"Кеше күңеле - карурман: анда яшел төстән тыш, кара төсләр дә зур урын алырга мөмкин" дигән әйтем бар. Бала күңеленә дә дуслык, шәфкатьлелек орлыкларын кечкенәдән салырга кирәк дигән киңәштә калып, тынгысыз йөрәкле яшьләребез мәктәп кысаларында әңгәмәләр үткәрделәр.
"Шәфкатьлелек дөньяны коткарыр" (4в сыйныфы), "Сүз көче" (5б сыйныфы), "Дуслык турында гына..." (3а сыйныфы) әңгәмәләрендә балаларга фикерләр төрле уеннар, тренинглар аша да җиткерелде. Әңгәмәләрнең йомгагы - "Минем чын дустым" сочинение конкурсында күренде.
"Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" девизын маяк итеп, волонтерлар "Сәламәт гаиләдә - сәламәт балалар" дигән акция үткәрделәр. Шулай ук терроризм буенча уздырылган акциядә катнашып, үз өлешләрен керттеләр.
Бүген Республика юлларында меңәрләгән кеше гомере өзелә. Кемнәрнеңдер гади юл йөрү кагыйдәсен бозганга, балалар һәлак була. "Игътибар, балалар!" акциясе үз эчендә юлда йөрүче шоферларга тагын бер кат сак булырга искәртсә, "Бөтендөнья ДТП корбаннарын искә алу" көнендә аларга памяткалар бирү, акрынрак йөреп, утларын яндырырга онытмаска киңәш итү, руль артына утырган ир һәм хатын-кызларыбызны уйга калдыргандыр, мөгаен.
Әйе, бүгенге көндә өлкән буын арасында: "Яшьләр безнең киләчәгебезнең афәте, алар бар булган рухи матурлыкны бозучылар" дигән уйлар өстенлек ала. Шулвакытта бар дөньяга: "Юк, бу алай түгел, сез дөрес фикер йөртмисез" дип безнең Балтач мәктәбенең волонтерлар эшчәнлеген мисалга куясы килә. Шундый матур эшләр башкарган балаларның күңелен бервакытта да начар уй били алмый. Волонтерлык хәрәкәте балага үз дөньясын ачарга, начарлык һәм яхшылыкны аерырга, рәхимле, миһербанлы һәм шәфкатьле КЕШЕ булырга, алдагы тормышында дөрес юлны сайларга мөмкинлек бирә.
Фото: https://edu.tatar.ru/baltasi/sch/baltasi/sch/media/galereja#

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X