Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ярату һәм яратылу сере

"Минем беренче укытучым" дигән бу мөлаем фотосурәт бик күпләрнең - ул яраткан, аны яраткан кешеләрнең чыгарылыш альбомын бизи. Утыз ел эчендә берничә дистә кешене хәреф танырга, язарга өйрәткән укытучы ул Сания ханым Латыйпова.

Бәхетле аның укучылары. Беренчедән, иң чибәр апа аларныкы! Икенчедән, чибәрлеге коры ялтыравык - тышкы матурлык кына түгел. Йомшак, ипле холкы, балаларны ихлас яратуы бу чибәрлекне сөйкемлелек белән баета. Бала чакта да шундый иде ул, бүген дә аерма күрмим. Мәктәптә бер елларда укыганга, аның әле дә үзгәрмәвен сокланып күзәтәм. "Үзенеке" булмаган, анда укымаган балаларга да яратуы-назы бердәй икәнен беләм.
Быел Яңа ел бәйрәмендә апамның икенче сыйныфта укучы оныгы сөенеп, "очып" кайткан: "Сания апа миңа кушылып җырлады. Мин аны җырлаттым!" Беренче елын, барлы-юклы ярты ел музыка мәктәбенә йөргән баланың баянда ни чама уйнавын күзаллап була. Ә Сания түзми: "үзенеке" булмаса да, баяны артыннан башы да юньләп күренмәгән "баянчы" янына барып басып, җыр суза... Менә шулай, бала күңеленә юл салып, күпме кешене үстерде-үсендерде икән ул?!
Күңелем белән тагын балачакка кайтам. Данлыклы биюче Хәкимовларның төпчек кызы Сания. Бу гаиләдә бар да биюче иде. "Баш биюче" - мәрхүм әтиләре Рашат абый алтмышта да яшь егетләр кебек очынып бии иде әле. Осталыгы, таланты өстенә ялындыруны белмәде. Илшат абыйсы, Гөлшат, Асия апалары... Сания дә биеде. Бер генә бәйрәм, бер генә мәйдан-тамаша да алардан башка үтмәде. Бу сафка килен-кияүләр кушылды. Аларга оныклар өстәлде... Рашат абый чабатага башлый да, аңа берәм-берәм башкалар кушыла. Кушылучылар арта, бию көйләре төрләнә. Сәгатьләр буе сәхнә тотарга сәләтле ул елларның бер истәлеге - Халыкара гаилә елында "Останкино" концерт залында үткәрелгән Бөтенроссия гаилә ансамбльләре конкурсында катнашып, төсле телевизор белән бүләкләнүләре (ул елларда иң затлы бүләк!) инде матур бер гаилә ядкаре булып саклана.
Әтиләре вафатыннан бирле алар биеми инде. Әмма бу елларда Саниянең тагын бер сәләте ачылды. Арча педучилищесында укыганда ансамбльдә җырлаган Сания башта дуэт, триолар составында сәхнәгә чыкса, соңгы елларда ялгыз җырлары белән дә авыл, район тамашачыларын әсир итте. Саф, чиста моңы аңа Зәйнәп Фәрхетдинова репертуарындагы озын көйләрне дә иркен сулыш белән җырларга мөмкинлек бирә. Безгә, авылдашларына, ул әле кайбер җырларны Зәйнәптән дә шәбрәк җырлый кебек тоела. Әле шул моңнар арасына хисле шигырь юлларын да кыстырып җибәрсәме?!
Биегәндә - бар дәртен салып бии, җырлаганда - бар моңын кушып җырлый, спектакльләрдә һәр ролен "эченә кереп" уйный... - әмма Саниянең бер генә чыгышы да ясалма түгел. Ул аларның һәркайсында үзе булып, тормыштагыча, тыйнак, гади булып кала белә. Табигыйлек - мөгаллимлек эшендә иң мөһимедер, мөгаен. Тыштан кабул иткән кебек күренсә дә, бала, бигрәк тә сабый күңеле ясалмалылыкны сизми каламыни? Үзе өчен чын-чыннан кайгыртканны, яхшылык теләгәнне, булышканны, аңлаганны... бала да сизә, аңлый гына түгел, ул да ярату белән җавап бирә. Еллар үтеп, балалар, әти-әниләр үзгәрсә дә, ихласлылыкка мөнәсәбәт үзгәрмәде ләбаса. Сания яулаган балалар мәхәббәтенең бар сәбәбе әнә шунда.
Мәхәббәт димәктән, авылдашы Хәмит (бик тыйнак, тырыш һәм бик оста биюче сыйныфташым!) белән матур гаилә кордылар, тыныч-ипле, аңлашып яшәделәр, балалар үстерделәр. Төп йортка кайткан туганнарга да, өлкән яшьтәге әти-әниләре Рауза апа һәм Габделхәй абыйга да игелекле балалар, олы җанлы туган була белделәр. Бүген дә шулай дәвам итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X