Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Ясыйбыз, иҗат итәбез

Балтачның Знче номерлы «Карлыгач» балалар бакчасында күңелле бәйрәмнәр, күңел ачу кичәләре бик еш була. Моның ачык мисаллары, дәлилләре дә бар.

«8 Март - 2013» дип исемләнгән Бөтенрәсәй балалар иртәләре конкурсында катнашып, «Әниләр бәйрәме» кичәсенең сценариесе республикада II урын яулады. Музыка җитәкчесе Елизавета Федорова, тәрбиячеләр Гүзәлия Шәрәфиева, Фәйрүзә Йосыповаларның тырышлыгы, олы хезмәтләренең нәтиҗәсе бу.

Тәрбиячеләр генә түгел, балалар да әледән-әле ярышларда катнашып зур җиңүләр яулый. Сәрия Закирова, Әлфия Әгълиуллиналар төркемендә тәрбияләнүче сабыйлар районда гына түгел, үзләрен республика күләмендә дә танытырга өлгерде. «Мир растений» Бөтенрәсәй конкурсында Идел буе Федераль округы буенча Венера Хөсәенова, республика күләмендә Мәрьям Гыймадиеваларның эшләре I урынга лаек дип табылды. Гөлүзә Шәфигуллинаның «Көнбагыш басуы» дигән хезмәте азга гына калышып икенче булды. Шушы ук конкурсның район этабында Зәлия Нәбиева - I, Зөһрә Фәйзрахманова II урын яулау бәхетенә иреште. Ә менә Гүзәлия Шәрәфиева тәрбияләгән балалар «Минем истәлекле туган көнем» Бөтенрәсәй конкурсында катнашып, сертификатка ия булды.

Бу төр чараларда катнашу балаларның интеллектын, фикерләү сәләтен, иҗади мөмкинлекләрен ачарга, фантазиясен үстерергә ярдәм итә. Шуңа күрә әти-әниләр мондый мөмкинлекләрдән балаларны мәхрүм итмәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250