Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мәгариф

Югарырак стипендия аласың килсә, укытучылыкка бар

Юллама буенча педагогик белгечлек алучы студентлар өстәмә стипендиягә ия.

"Югарырак стипендия аласың киләме? Укытучылыкка бар!" - "Мәгариф" журналы үзенең сайтында шундый исемдәге язмада 15 мең сум стипендия алып уку мөмкинлеге турында бәян итә.
ТР муниципаль берәмлекләреннән югары уку йортларына педагогик белгечлек буенча укырга җибәреп "сайлап алынган" чыгарылышларның 200е инде быел ук 15 мең сум күләмендә стипендия алачак. Диплом алгач, алар туган районы мәктәбендә кимендә 5 ел эшләргә тиеш була - юллама буенча укытучылар җитешмәгән фәннәр буенча педагогик белгечлекләр алучы студентларны стипендия ягыннан ярдәм итү проекты шарты шундый.
Предмет юнәлешләре буенча квоталар исә түбәндәгечә бүленгән: математика укытучысы - 56 кеше, физика - 37, биология - 22, химия - 29, информатика - 14, башлангыч мәктәп укытучысы - 42 кеше.
Муниципаль районнар максатчан белем алачак яшьләр исемлеген формалаштырганда чыгарылышларның өлгереше югары, мотивациясе булуына, җәмәгать эшләрендә активлыгына игътибар итәргә тиеш, диелә язмада.
Әлеге проектны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Президенты ярдәме белән гамәлгә ашыра.
Чыганак: mon.tatarstan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250